Ульяновск өлкәсе Иран белән сәүдә-экономик һәм гуманитар хезмәттәшлеген ныгыта

Ульяновск өлкәсендә Иран Ислам Республикасының Казвин провинциясе Губернаторы Мөхәммәд Нозари җитәкчелегендәге делегация булып китте.
Иран делегациясе өч көн эчендә өлкәнең әйдәп баручы промышленность предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү ширкатьләрендә булырга, шулай ук промышленность, аграр һәм сәүдә бизнесы вәкилләре белән киң форматлы сессияләрдә катнашырга өлгерде.
“Иран – безнең стратегик партнерыбыз, шуңа күрә экономик элемтәләрне эзлекле рәвештә үстерәбез. Казвин провинциясе – Иранның экономик яктан аеруча зур үсеш алган төбәкләренең берсе һәм Төньяк-Көньяк һәм Көнбатыш-Көнчыгыш маршрутлары кисешендәге логистика узелы буларак безнең өчен зур әһәмияткә ия регион. Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы логистика маршруты яхшы нәтиҗәләр күрсәтә: товар әйләнеше үсә. Бүген сөйләшүләрдән конкрет проектларга күчү турында килештек, бу мәсьәлә белән махсус эшче группа шөгыльләнәчәк”,- диде өлкә Губернаторы Алексей Русских.
Казвин провинциясе Губернаторы Мөхәммәд Нозари чакыруы, булышлык күрсәтүе һәм визитны оештыруы өчен Алексей Русскихка рәхмәт белдерде.
“Без файдалы, нәтиҗәле очрашулар үткәреп, алдагы көннәрдә хезмәттәшлек итү юлларын билгеләдек. Безнең регионнарның зур экономик һәм промышленность потенциалы бар, шушы мөмкинлекләрне тиз арада эшкә җигеп, бер-беребезне тулыландыра алабыз”,- дип белдерде Мөхәммәд Нозари.