Президент көндәлегеннән

Россиядә реаль хезмәт хаклары арта, ә эшсезлек нибары 2,3 процент тәшкил итә, өстәвенә, Ерак Көнчыгышта ул тагын да түбәнрәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.
Барлык авырлыкларга да карамастан, Россиядә хезмәт хакы реаль чагылышта арта, дип билгеләп үтте Дәүләт Башлыгы Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында.
«Эшсезлек нибары 2,3 процент тәшкил итә. Сүз уңаеннан, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә нибары 2,2 процент», – дип өстәде ул.
Росстатның соңгы мәгълүматларына караганда, 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Россиядә реаль хезмәт хаклары 6,5 процентка арткан, ә июль нәтиҗәләре буенча эшсезлек 2,3 процент тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы – инфляция дәрәҗәсенә төзәтелгән уртача исәпләнгән хезмәт хакы.
* * *
Владимир Путин Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерүнең төп планнарын билгеләп үтте.
Ерак Көнчыгышта өченче бала туганда бирелә торган арттырылган түләүләрне 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим ителде.
Икътисад турында сөйләгәндә, Путин инфляциянең 6,3%ка кадәр кимүен билгеләп үтте һәм бюджет дефицитын критик түгел дип атады. Аның сүзләренчә, акчаны саклап калудан бигрәк, аны рациональ тоту мөһимрәк.
* * *
Россия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш икътисади форумының пленар сессиясендә, илдә мобилизация уздыруны таләп итә торган сценарий бүгенге көндә юк, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, мондый алшартлар юк.
* * *
Владимир Путин ШОС саммиты кысаларында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.
Путин Рахмон белән бергә Таҗикстанның кайбер шәһәрләрендә рус телендә укытыла торган биш мәктәп ачуларын искә төшерде. Өстәвенә, бу Рахмон тәкъдиме була, Россия лидеры моны бик яхшы хәтерләвен һәм рәхмәтле булуын әйтте. "Хәзер бу мәктәптә 6000 бала укый", - диде ул.
Шулай ук Дүшәнбедә Россия-Таҗикстан университеты бар. Ә Россия югары уку йортларында Таҗикстаннан 35000нән артык студент белем ала.
* * *
Владимир Путин интернетта балаларның иминлеген тәэмин итүне гадәттән тыш мөһим мәсьәлә дип атады. Ул Дәүләт Думасына сайлауда «Бердәм Россия» исемлегенең федераль «бишлеге» лидерлары белән очрашуда шулай дип белдерде.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы, кабул ителә торган чаралар кешеләрнең хокукларын бозмасын өчен, цифрлы мохитне җайга салу мәсьәләләренә сак карарга кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, үсеп килүче буынны интернетта яклау, һичшиксез, тәэмин ителергә тиеш.
Путин бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белованы, аның депутатларга адресланган, балаларны цифрлы мохиттә яклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрен хуплаячагына ышандырды.