Кече эшләрнең зур көче

Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы (ППМИ) - Ульяновск өлкәсе торак пунктларын яңартуның уникаль механизмы, ул халыкның актив катнашында тормышка ашырыла. Халык үзе сходларга җыелып бәхәсләшә, өстенлекле юнәлешләрне билгели һәм үз шәһәрләренә, бистәләренә, авылларына, микрорайоннарына яки урамнарына аеруча кирәкле булган проект өчен тавыш бирә. Һәрбер проект катнашлык принцибына таяна: халык акчалата һәм хезмәте белән үз өлешен кертә, еш кына җирле социаль җаваплы бизнес вәкилләре финанс яктан булыша, чыгымнарның иң зур өлешен төбәк казнасы компенсацияли.
Соңгы елларда Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы көчле иҗтимагый хәрәкәткә әверелде. Шушы нокталы, “камералы” проектларның нәтиҗәсе “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” дип аталган зур федераль проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре белән чагыштырырлык: авыл мәдәният йортлары торгызыла, дистәләгән километр суүткәргечләр алмаштырыла, парклар төзекләндерелә, халык чишмәләрдән шифалы су эчә башлый һәм герой-якташлар истәлегенә куелган монументлар яңартыла.
Иске Кулаткы районында әлеге программа буенча нәрсә эшләнгән?
Урта Терешкада Татар үзәге: авыл мәдәният йортының тамаша залы капиталь ремонтланган, сәхнәнең пәрдәсен алмаштырганнар һәм яңа креслолар куелган.
Усть Кулаткы белән Иске Мостякта клублар: авыл мәдәният учакларының иске тәрәзә блокларын алмаштырганнар, фасадлары белән керү группалары җылытылган.
Спорт шәһәрчекләре: Иске Кулаткы район үзәгендәге җәмәгатьчелек территориясендә урам тренажерлары булган мәйданчык урнаштырылган.
Чишмә боҗрасы: халык бик теләп йөри торган шифалы сулы чишмәләр төзекләндерелгән: навеслар белән уңайлы баскычлар ясаганнар.
Зиратлар турында кайгыртучанлык күрсәтү: халык төзекләндерү өмәләрендә актив катнашып, хакимиятнең финанс ярдәме белән авыл зиратларының искерә башлаган коймаларын алмаштырган.
Программаның халыкка якын булуын аңлап һәм аның реаль нәтиҗәләрен күреп, Губернатор Алексей Русских Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасын 2030 елга кадәр озайту һәм ел саен казнадан 100 миллион сум тирәсе финанслар бүлеп бирүне гарантияләү инициативасы белән чыкты. Бу карар муниципаль берәмлекләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра: халыкның аек акыллы идеяләре өлкә җитәкчелеге тарафыннан, һичшиксез, яклау табачак.
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов бу позицияне тулысынча яклый:
“Безнең илебез һәм өлкәбезнең көче һәрвакытта да тормышка битараф булмаган, актив гражданлык позициясенә ия кешеләргә таяна. Федераль илкүләм проектлар үсеш векторын билгели, әмма яңартуның җаны - кече эшләрдә. Авыл халкы клубны яңадан торгызу яки изге чишмәне төзекләндерү өчен бергә җыела икән, моны алар үзләре һәм үз бала-оныклары өчен эшли. Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы кешеләргә туган җирләренә хуҗа булу хисен кире кайтара. Губернатор Алексей Русскихның проектны озайту турында карары - халыкның ихластан соравына турыдан-туры җавап. Властьның бурыч-максаты - әлеге инициативаларны саклап калу, аларга һәрьяклап булышлык күрсәтү һәм финанслауны гарантияләү, чөнки нәкъ менә шундый кече җиңүләрдән тулаем Ульяновск өлкәсенең иминлеге барлыкка килә”.
Торбалар, башнялар, чишмәләр
Барлык тормышка ашырылган проектларны берничә юнәлешкә бүләргә мөмкин, аларның һәркайсы авыл территорияләренең системалы проблемасын хәл итә.
Мөһим проблема - суүткәргеч коммуникацияләре таушалып, искереп беткән. Инициативалы бюджетлау программасы буенча чуен һәм корыч торбаларның авария хәлендәге участоклары заманча чыдамлы полиэтилен торбаларга алмаштырыла.
Чишмәләр, су чыганаклары турында кайгыртучанлык күрсәтү - программаның аерым горурлыгы. Ульяновск өлкәсе җир асты суларына бик тә бай, һәм халык инициативасы буенча дистәләгән каптаж яңартылган, су агымнары чистартылган, имәннән һәм металлдан эшләнгән буралар куелган, изге су чыганакларына илтүче урыннарга уңайлы баскычлар ясалган.
Йөрәкләр типсен өчен
Гомер бакыеннан мәдәният йортлары авыл торак пунктларының йөрәге, җаны булып исәпләнә. Әгәр клуб ишегенә йозак элеп куелса, түбәсеннән су агып торса, клуб бинасында кышын салкын яки җәен бөркү булса, мәдәни тормыш акрын гына бөтенләй сүнә башлый. Барлык бирелгән заявкаларның өчтән бер өлеше мәдәният йортларын ремонтлауга туры килә. Соңгы елларда Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы буенча иң катлаулы мәсьәләләр хәл ителгән: шифердан эшләнгән су үтә торган түбәләр металлочерепицалы түбәләргә алмаштырылган, иске агач рамнар урынына җылыны саклаучы пыяла пакетлары пәйда булган, яңа җылыту системалары барлыкка килгән. Тамаша залларына уңайлы креслолар, заманча тавыш аппаратурасы һәм сәхнә уты сатып алынган. Нәтиҗәдә бәйрәмнәр, репетицияләр һәм балалар өчен түгәрәкләр хәзер күпкә уңайлы шартларда уза.
Балачак һәм спорт саф һавада
Элек резин япмалы заманча уйнау шәһәрчекләре бары тик зур шәһәрләр атрибуты булып кына исәпләнә иде. Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы ситуацияне тамырдан үзгәртте. Бүген Ульяновск өлкәсе районнарында травма алу куркынычы булмаган таганлы, таулы һәм карусельле уйнау мәйданчыклары пәйда була. Яшүсмерләр һәм балалар өчен урамнарда спорт комплекслары: воркаут зоналары, ГТО нормативларын тапшыру өчен мәйданчыклар, мини-футбол тартмалары һәм хоккей кортлары торгызыла. Кыш көне халык үз көче белән су сибеп аларны туңдыра.
Тигез, пөхтә, файдалы
Зур трассалар федераль проектлар буенча ремонтланса, бистәләрдәге урамнар һәм тыкрыклар юлларга асфальт яки вак таш җәйгәнне еллар буе көтеп ятарга мәҗбүр. Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы буенча мәдәният йортларына, мәктәпләргә, фельдщер-акушерлык пунктларына илтүче юлларга вак таш җәяләр, җәяүлеләр сукмагына тротуар плиткасы салалар, кичке урамнарны яктыртып һәм имин итеп, энергияне саклаучы светодиодлы яктырткыч линияләре сузалар.
Буыннар хәтере
Тарихи хәтерне, истәлекләрне саклап калу - аерым, изге юнәлеш, дияргә мөмкин. Зур бюджетлары булмаган кечкенә авылларда яшәүче халык Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташлары обелискларын реставрацияләү өчен бердәм булып тавыш бирә. Гранит белән һәйкәлләргә облицовка ясыйлар, брусчатка җәяләр, яңа гына ачыкланган фронтовиклар исемнәре белән мемориаль плиталар урнаштыралар.
Авыл зиратларын төзекләндерү темасы да зур әһәмияткә ия: искергән, ава башлаган коймаларны металлдан эшләнгән ныклы коймага алмаштыралар, корыган агачларны кисәләр, уңайлы килеп туктау урыннары һәм контейнер мәйданчыклары ясыйлар. Бу - әби-бабаларыбыз алдындагы изге бурычыбыз.
Кече проектлар бәяләп бетергесез зур нәтиҗә бирә: алар халыкны туплый, власть белән авылда яшәүчеләрне уртак эш тирәсендә берләштерә, шулай ук уртак көч һәм тырышлык белән теләсә кайсы, хәтта иң еракта урнашкан авылларны да яңарту, үзгәртү мөмкин булуын ачык күрсәтә. Шуңа күрә программаны, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк!
Алиса ВОРОБЬЕВА.