“Чирәмне туфрагы белән бергә ашый идек”
Язмышлар

Гөлсем Сәхаб кызы Архангельскида дөньяга килә. Әтисе сугышка китәр алдыннан тормыш иптәше Асия Фатыйх кызы белән ике баласын үзенең туган якларына – Свердловск өлкәсенең Кәкерле авылына озата. Билгеле инде, аларның кайтып төшүенә беркем дә шатланмый, чөнки ачлык, торырга урын юк. Авыл читендә ялгызы гына яшәүче әби бу гаиләне үзенә кертергә ризалаша, ләкин өй тирәсендә, ихатада үскән ашарга яраклы үләннәргә кагылмаска куша.
Бу вакытта Гөлсемгә – 5 яшь, сеңелесенә 3 яшь була. Бөек Ватан сугышы елларында авылда хатын-кызлар иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булып, вак-төяк йорт эшләре балаларга йөкләнә.
“Эш күп булганга авырсынмадым. Ә менә бөтен ил өстенә төшкән бәла – ачлык түзә алмаслык авыр иде. Сеңелем белән чирәмне туфрагы белән бергә ашый идек,- дип мөлдерәп тулган күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде Гөлсем апа. – Әти фронтка киткәч, берничә айдан соң энебез Әсхать дөньяга килде. Зур кыз булсам да, энемне кырга әни янына күтәреп бара алмадым. Фанера кисәгенә яткырып, сеңелем Галия белән тартып бара идек. Әни үзе дә ач булганга, күкрәк сөте җитмәгәндер инде, Әсхать бераз йоклаганнан соң, елый да елый гына бит. Без аның авызына чирәм белән туфрак сала идек. Энебез эчәсе килгәнгә елагандыр, ә без аны ашатканбыз, дип хәзер уйлап куям. Кызганычка, Әсхатебез озак яшәмәде, гүр иясе булды. Әниебез безне – кызларын сабыр булырга, нинди генә авырлыклар килсә дә, үз көчебез белән җиңәргә өйрәтте. Бик авыр булганда, тыныч кына елап алырга да ярый, дип әйтә иде. Бергәләшеп сугыш бетүен көттек. Әнинең, менә әтиегез кайтыр, без бик яхшы торырбыз, ашарга да, матур киемнәр дә, үз өебез дә булыр, дигән юату сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырый. Безнең бар теләгебез кием алу түгел, ә туйганчы ашау иде.
Шулай беркөнне әтиебездән хат килеп төште. Ул безгә нык булырга, бирешмәскә кушкан һәм, көтегез, дип берничә юл гына язган. Шуннан соң почтальон апаны көн саен күпме генә көтсәк тә, безгә әтидән хат килмәде...
Колхозда басу эшләре тәмамлангач, әниләргә урман кисү бурычы йөкләнде. Шулай бервакыт аның эштән кайтуын тәрәзәдән карап көтә-көтә йокыга киткәнбез. Шул көнне әниебез кайтмады – өстенә агач ауган. Әни дә юк, ашарга да юк... Иртән ниндидер апалар килеп, безне сугыштан яраланып кайткан ерак кардәш тиешле абый янына илттеләр. Ул безгә күз-колак булырга ышандырды, ә без өй җыештырырга, идән юарга тиеш идек. Тора-бара аның исерткеч эчемлекләр куллануын белдек, ул кычкыра, безгә ачулана, әрәмтамаклар, дип атый башлады. Җәй көне чормага кача идек, кышын салкын, идән астына төшәбез дә, ул йоклагач кына чыгабыз. Күршеләр бу хәлне сизеп алып, балалар йортына озаттылар. Анда безгә яхшы иде – ашаттылар, мәктәпкә йөрдек, тырышып укыдык. Сугыш беткәч, ир-атлар – кайсы исән, кайсы яралы килеш гаиләләренә кайттылар. Безнең әтиебездән генә бернинди хәбәр дә юк. Югалып калмадык – икебез дә югары разрядлы штукатур-маляр булдык, эштән курыкмадык, тормышка чыгып, балалар үстердек, язмышыбыздан канәгать идек. Олыгайган көннәрдә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән гарәп графикасын өйрәндем. Сеңелем Галия 80 яшендә бакыйлыкка күчте.
Күптән түгел оныгым Алия Самара шәһәренә алып китте. Тормыш иптәше Рамил дә игелекле, миһербанлы кеше. Бәхетле дәү әни, оныкчыкларыма кадерле әбекәй булып аларның хөрмәтендә яшим. Менә әле Димитровград шәһәренә, “Сосновый бор” санаторийсына алып килделәр. Монда бик уңайлы – яшәү урыны да, процедуралар да берүк бинада. Татарча китаплар, газеталар укырга яратам. Бер ханымнан “Өмет” газетасын алган идем, мондый тирән эчтәлекле газетаны беренче тапкыр күрәм. Монда бөтен темага да язмалар бар. “Йөрәк сере”, шигърият, укып туймаслык хикәяләр, котлаулар, мәзәкләр, җомга вәгазе – барысы да бик тә урынлы. Теләсә кайсы яшьтәге укучы үзенә охшаган теманы таба ала. Атна саен өйгә кадерле кунак булып “Өмет” килсә, мин тагын да бәхетлерәк булыр идем.
Без – сугыш чоры балалары, Хезмәт ветераны исеменә, төрле Мактау грамоталарына ия булдык. Ләкин алар турында сөйлисем килми. Ачлык, авыр тормыш безне чыныктырды, сабыр, ярдәмчел булырга өйрәтте. Аллаһы Тәгалә исәнлек бирде. 90 яшемдә булсам да, өйдә барлык эшләрне эшлим, ашарга пешерәм, бала-оныкларымны пирог, бәлешләр белән сыйлыйм. Оныкчыкларымны эшкә өйрәтәм, аларга догалар, мөнәҗәтләр укыйм”,- ди Гөлсем Сәхаб кызы.
Мин Гөлсем апаны Димитровградның “Сосновый бор” санаторийсында очраттым. Төз гәүдәле, ачык йөзле, җитез хәрәкәтле ханымга берничек тә 90 яшь биреп булмый. Прогулка вакытында озак кына сөйләштек.
“Мин әле дә биш вакыт намазда. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер кылып, сугыш туктавын теләп, барлык кешеләргә, тереклек ияләренә исәнлек-саулык, иминлек насыйп итүен ялварып сорыйм”,- ди Ак әби.
Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА.