Мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе – ул әйберләр тапшыру гына түгел, ә гаиләләргә һәрьяклап булышлык күрсәтү мөмкинлеге дә әле.
Яңа уку елы башланыр алдыннан Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзалары Шигабутдиновлар гаиләсендә кунакта булды. Бу йортта җылыту батарейлары белән беррәттән, бер-берсенә таянып, терәк һәм ышаныч булып яшәүчеләрдән дә җылылык, күңел һәм җан җылысы килә.
Рөстәм Рәшид улы белән Венера Фәргат кызы – зур, ишле гаиләнең ата-анасы һәм Благо&Дарю иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары. Әлеге өйдә тормыш гел кайнап тора: олылар кечкенәләргә булыша, барысы да мәктәпкә әзерләнә.
Быел Шигабутдиновларның өч баласы – Мәлик, Дарья һәм Максим беренче класска укырга кергән. Алар өчен 1 сентябрь – җаваплы чик. Даша авыр сөйләшә, шуңа күрә мәктәпкә бару өчен аңа аерым әзерлек кирәк булган – букча һәм дәфтәрләр белән беррәттән, рәхәтләнеп, үз-үзенә ышанып укый алсын уңайлы шартлар булдыру да таләп ителә. Аделия – 5 класска, Ринат – 4 нчегә кергән, ә иң кечеләре Искәндәр әлегә өйдә тора – аңа нибары 1,8 яшь.
Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзалары – “Ватан сакчылары” фонды, “Россия аналары” хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе, Благо&Дарю иҗтимагый хәрәкәте, Ата-аналар советы вәкилләре Шигабутдиновлар гаиләсендә кунакта булып, балаларны күчтәнәчләре, мәктәп кирәк-яраклары һәм уенчыклары белән сөендерделәр.
Иҗтимагый палата вәкилләре “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә ел саен катнашып, балаларны наборлар һәм аяк киемнәре, мәктәп формасы юнәтү өчен сертификатлар шатландыра шулай ук ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең реаль ихтыяҗларын күрәләр.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.