Иске Исәнтимердә Мәүлид бәйрәме

Изге Рабигүл әүвәл – Мәүлид аеның санаулы гына көннәре калып бара. Бу айда сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһының хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлләм туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтелә.
Безнең Иске Исәнтимер авылында да Пәйгәмбәребезнең (с.г.в.) туган көне бик зурлап, бер ай давамында бәйрәм ителде. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырылды. Коръән укып, Пәйгәмбәребезгә (с.г.в.) багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелде.
Шушы көннәрдә Мәүлид ән-Нәби, икенче төрле итеп әйткәндә, Мәүлид бәйрәме авылыбыз мөслимәләре тарафыннан олылап, үзенчә кадерләп уздырылды.
Авылыбыз мәчете имам-хатыйбы Нуриҗан хәзрәт Сабир улы Кәлимуллов авылдашларны Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне белән котлап чыгыш ясады, вәгазь сөйләде.
Мәҗлесне Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алучы Әлфия ханым Сәгирова оештырды. Ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, аның югары әхлагы турында вәгазен җиткерде.
Остабикәләребез Нурия ханым Зәйнуллова белән Гөлфия ханым Кәлимуллова Коръән сүрәләре укыдылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) зурлап салаватлар әйттек.
Авылдашлар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүе, сабый вакыты, тормышы, үз эшенә искиткеч бирелгән шәхес, вәгазьче, акыллы сәясәтче булуы хакында да кызыксынып тыңлады. Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр китерелде. “Ак әбиләр” фольклор төркеме әбиләре мөнәҗәтләр әйтте.
Сәдакалар өләшеп, догалар кылганнан соң, әби-апаларыбыз матур итеп әзерләнгән чәй өстәле артында урын алды. Алар мәҗлесне оештыручыларга, үзләреннән өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. Мәҗлесләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләделәр.
Соңыннан Нурия ханым Коръән сүрәләре укып, авылыбызның ике зиратында җирләнгән барча авылдашларыбызның, бездән дога өмет итеп торучы әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз рухына багышлап дога кылдырды.
Халык Мәүлид бәйрәменнән бер-берсенә исәнлек-саулык, дөньяларның имин булуын, алдагы Мәүлид бәйрәмнәрендә дә күрешүләрен теләп таралышты. Киләчәктә дә бергә мөселман бәйрәмнәрен үзебездә олылап уздыра алсак иде.
Гөлсирә ФӘХРЕТДИНОВА.