Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте һәм аның төрләре

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез сөннәт һәм аның төрләре турында булыр.

Сөннәт изге Коръәни-Кәримнән соң Ислам дине турында гыйлемнәрнең икенче чыганагы булып исәпләнә. Барлык мөселманнарга да сөннәтне үтәү бурычы йөкләнгән. “Сөннәт” сүзе “юл”, “алым”, “ысул”, “гадәт” яки “яшәү рәвеше” дигән мәгънәне аңлата, ул яхшы яки начар, мактаулы яки шелтәле булырга мөмкин. Хәдисләрне өйрәнүчеләр “сөннәт” төшенчәсен болай дип билгели: “Сөннәт – ул Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сүзләре, дәшми генә хуплавы, аның тышкы кыяфәтен һәм әхлагын, холык-фигылен тасвирлау, шулай ук пәйгамбәрлек миссиясенә керешкәнче һәм керешкәч әйткән фикерләре, гыйбарәләре”.

  1. ”Сөннәт-үл-Кәүлия”. Бу – Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) төрле ситуацияләрдә төрле мәсьәләләргә карата җиткергән әйтелмәләре. Мәсәлән: “Гамәлеңә карап - бәясе, ниятеңә карап – әҗере” (Бохари). Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) әлеге сүзләре теләсә нинди эшкә керешкәнче ният кылу кирәклеген ассызыклый.
  2. “Сөннәт-үл-Филия”. Бу – Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) конкрет эш-гамәлләре. Аның тәһарәт алу, намаз уку һәм дога кылу, хаҗ кылу яки конкрет ситуациядә конкрет карарлар кабул итү ысуллары. Аллаһының Рәсүле болай дип әйткән: “Мин намаз укыганны күргән кебек намазыгызны укыгыз” (Бохари). Сәхабәләр Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) күрәләр һәм намаз укыган вакытта аның артыннан һәрбер хәрәкәтен кабатлыйлар.
  3. “Сөннәт-үл-Тәкъририя”. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) әлеге сөннәте башка кешеләрнең конкрет эш-гамәлләре белән дәшмичә генә ризалашу яки аларны хуплау формасына ия. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) кешеләрне Ислам диненә өйрәтү, аларга гамәлләрне дөрес кылмауларын күрсәтү өчен җибәрелгән. Шуңа күрә әгәр Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) мөселманнарның ниндидер гамәлләре яки әйтелмәләре турында билгеле булып, ул аларны тыймый икән, димәк, аларның әйтелмәләре, фикерләре хаклы, дөрес булып чыга. Мәсәлән, Билал (р.а.) иртәнге намаз азанына: “әс-Саләәтү хәйрүм мин нәәүүм”, ягъни “Намаз йокыдан хәерлерәк” дигән сүзләрне куша. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бу сүзләрне әйтергә әмер бирмәгән һәм үзе болай әйтмәгән. Әмма Билал (р.а.) әлеге сүзләрне кушып азан әйткәч, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аны хуплаган.

“Сөннәти Хүдә” һәм “Сөннәти Зәвәид”. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре сөннәтне тагын ике төргә – “сөннәт әл-Хүдә” белән “сөннәт әз-Зәвәид”кә бүлгәннәр. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) гыйбадәт сыйфатында башкарган гамәлләр сөннәт-җитәкчелек (туры юл) булып санала. Мәсәлән, мәчеттә намазны җәмәгать белән бергә уку, намазга азан әйтү, камәт төшерү. Ә гадәт сыйфатында башкарган гамәлләре өстәмә сөннәткә – сөннәт Зәвәидкә керә. Мәсәлән, күлмәк кию һ.б.

Сөннәт шулай ук “Сөннәт айн” белән “Сөннәт Кифая”га бүленә.

“Сөннәт айн” – ул кеше үзе генә башкарырга тиешле сөннәт, әлеге сөннәтне аның өчен башка беркем дә башкара алмый. Мәсәлән, иртәнге намаз вакытында ике рәкәгать сөннәтне уку.

“Сөннәт кифая” – ул җәмәгать сөннәте. Мәсәлән, намаз укыр алдыннан азан әйтү. Җәмәгатьтән берәү азан әйтә икән, башкалар азан әйтү сөннәтеннән азат ителә. Намаз алдыннан икамәт белән дә шундый ук хәл.

Сөннәт шулай ук “Сөннәт мүәккадә” белән “Сөннәт гайри мүәккадә”гә бүленә.

“Сөннәт мүәккадә” – ул көчле сөннәт. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аны даими рәвештә үти һәм бик сирәк калдыра. Мәсәлән, иртәнге намаз алдыннан дүрт рәкәгать сөннәт һәм иртәнге намаздан соң ике рәкәгать сөннәт уку, шулай ук дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоту.

“Сөннәт гайри мүәккадә” – бу көчле сөннәт түгел. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аны кайчак үтәгән, кайчак калдырган. Мәсәлән, икенде намазы һәм ястү намазы алдыннан дүрт рәкәгать сөннәт уку. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Аллаһы Тәгалә икенде намазы алдыннан дүрт рәкәгать укучы кешене кичерсен, гафу итсен” (Әхмәд, Әбү Дәүд, Тирмизи).

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелгән: “Сезгә ике нәрсә калдырдым, әгәр шул ике нәрсәгә ябышсагыз, хак юлдан һич адашмассыз, ул нәрсәләр – Аллаһының Китабы һәм Аның Рәсүленең сөннәте" (Имам Мәлик, “әл-Мүүаттә”, 1395).

“Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) безгә үзенең үгетләрен җиткерде, аны ишеткәч, тетрәндек һәм тәмам куркып калдык, ә күзләребездән яшьләр акты. Һәм без: “Әй, Аллаһының Рәсүле, бу хушлашучы үгетләренә охшаган бит, син безгә нәсыйхәтеңне бирсәң иде”,- дип әйттек. Ул болай диде: “Мин сезгә Аллаһыдан куркуны васыять итәм. Сезгә хәтта кол әмер бирсә дә, тыңлагыз һәм үтәгез, буйсыныгыз. Хаклыкта, сезнең арагыздан озак яшәүчеләр күп низагларны күрер. Шуңа күрә минем сөннәтемә һәм дөрес, хак юлдан алып баручы турылыклы хәлифләр сөннәтенә ябышыгыз. Моңа азау тешләрегез белән ябышыгыз һәм эш-гамәлләрегездә яңалыклардан тулысынча сакланыгыз, чөнки һәрбер яңалык ул адашу!” (Әбү Дәүд, 4607, әт-Тирмизи, 2676, Бине Мәҗәх, 43 һ.б.).

Аллаһы Раббыбыз безгә сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) юлыннан барырга һәм аның барлык сөннәтләрен дә үтәргә ярдәм итсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.