Өчкаеннан – СВО зонасына

Яңа Малыклы районы Өчкаен авылы халкы СВО – махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп озатты.

Район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина Өчкаен халкына рәхмәт сүзләрен юллый.

“Безнең сугышчыларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга бәяләп бетергесез гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен Өчкаен авылында яшәүчеләргә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Сезнең бердәм һәм бергә, ярдәмчел һәм игелекле булуыгыз безнең зур гаилә икәнлегебезне күрсәтә. Туган илебез Россия бердәм булганда, һәрбер йорт үз героен сагынып, зарыгып көткәндә, җиңү бары тик безнеке генә булачак.

Районыбыз халкы кабат бердәмлеген күрсәтеп, кирәкле әйберләрне җыйды һәм передовойда – алгы сызыкта дошманга каршы батырларча сугышучы якташларыбызга гуманитар йөкне озатты. Сезнең кайгыртучанлык күрсәтүегез аркасында Туган илебезне саклаучылар һәм яклаучылар шуны беләләр: аларны туган якларында яраталар, алар белән горурланалар һәм аларның җиңү шатлыгы белән кайтуын көтәләр!”- ди район хакимияте башлыгы.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.