Төрле телләрдә диктант яздык

8 сентябрьдә илебездә Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм 2025 елда Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган иде.
Россия халыклары телләре көне уңаеннан илебезнең төрле почмакларында яшәүчеләр бердәм булып "Россия - халыклар йорты" дип аталган Бөтенроссия диктант язу акциясенә кушылды. Ульяновск өлкәсе дә әлеге мөһим чарадан читтә калмады.
Диктант язу өчен төп мәйданчык итеп Ульяновск шәһәренең С.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе сайланган иде. Биредә рус, татар, чуваш һәм мордва телләрендә диктант язылды. Диктант тексты бик эчтәлекле һәм дөрес итеп сайланган. Танылган авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның "Туган тел" әсәреннән өзек газиз ана теленең бөеклеген тагын бер кат дәлилләде.
Диктант язучыларны Губернатор администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Паховский, өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова, милли-мәдәни автономияләр рәисләре сәламләде. Диктантны уку да аларга йөкләнгән иде. Татарча текстны өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин укыды. Диктант язу акциясендә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, шәһәребезнең 55 һәм 64 нче мәктәп укучылары катнашты. Сокланырлык: мөхтәрәм кунак - шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина да тырышып-тырышып татар телендә диктант язды. "Кеше приюты" мохтаҗларга ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Айрат Сафин ана теленә битараф булмаган һәр балага шоколад таратты.
Көннең икенче яртысында "Россия - халыклар йорты" Бөтенроссия диктант язу акциясенә Россия халыклары ассамблеясенең Ульяновск бүлеге активистлары һәм милли автономияләр вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре кушылды. Алар "Бердәм Россия" партиясенең төбәк иҗтимагый булышлык күрсәтү үзәгенә җыелган иде.
Диктант язучыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Паховский сәламләде.
"Әлеге чара белемнәрне тикшерү генә түгел, ә илебезнең мәдәни күптөрлелегенә хөрмәт күрсәтү символы да булып тора. Мондый чаралар традицион кыйммәтләрне саклап калырга һәм яшь буынга туган тел байлыгын тапшырырга ярдәм итә, мәдәниятара диалогны киңәйтергә булыша, тел һәм мәдәният аркылы хөрмәт тәрбияли",- дип белдерде Губернатор администрациясе вәкиле.
Диктант рус, татар, чуваш һәм мордва телләрендә язылды. Русча текстны Россия Халыклары ассамблеясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин укыды. Татарча текстны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин укыды һәм татар теленең бөтен байлыгын, кабатланмас матурлыгын түкми-чәчми җиткерде. Диктант язучылар арасында өлкәнең Мактаулы гражданины Рифгат Ахмедуллов, «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Абитов һәм шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары, Россия хатын-кызлар союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Айзатуллина да бар иде. Соңыннан һәр катнашучыга сертификат тапшырылды.
Россия халыклары телләре көненә багышланган чаралар өлкәбезнең 500дән артык мәйданчыгында узды. Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә, Заволжье районының Ислам мәдәни-агарту үзәгендә һәм 17 нче милли китапханәдә дә милли телләрдә диктант яздылар.
Рузия ХӘЛИМОВА.