Ничек яшисең, авыл?

Николаевка районы Поспеловка авыл җирлегендә – Татар Сайманында күчмә администрация утырышы узды.
Район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова һәм администрация командасы көне буе Татар Сайманында эшләде. Шундый форматтагы очрашуларның нәтиҗәсе әйтеп бетергесез зур: кабинетка җыелып отчет тыңлау белән генә чикләнмичә, җирлектәге реаль тормышны үз күзләребез белән күрәбез һәм халык белән турыдан-туры аралашабыз, ди район җитәкчесе.
Күчмә администрация утырышының көн тәртибенә район өчен мөһим мәсьәләләр куелган иде:
Авыллар үсеше. Соңгы вакытта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, якын киләчәккә планнар билгеләнде. Һәр авылда тормыш шартлары яхшыра барырга, уңайлырак булырга тиеш, безнең бурычыбыз әнә шуннан гыйбарәт, ди Ольга Аблязова.
Иминлек. Авыл җирендә БПЛА һәм шикле әйберләргә тап булган очракта эш итү алгоритмына аерым тукталдылар. Шундый ситуацияләрдә дөрес эш итү тәртибен һәрбер кеше белергә тиеш.
Муниципаль реформа. Район хакимияте белгечләре авыл халкына муниципаль районнан муниципаль округ форматына күчүнең төп мәгънәсен аңлаттылар. Территория белән идарә итүдә үзгәрешләр көтелә, районыбыз үсеше өчен алар бик тә мөһим, диде хакимият башлыгы.
Сайлаулар. Бердәм тавыш бирү көненә әзерләнү мәсьәләсе каралды – Ульяновск өлкәсе Губернаторын, Дәүләт Думасы депутатларын һәм Николаевка муниципаль округы депутатлар Советына сайлаулар 2026 елның 20 сентябрендә узачак.
Районның иң зур байлыгы – актив тормыш позициясенә ия булган кешеләр. Хакимият башлыгы Ольга Аблязова авыл җирлеге үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырып, кече Ватаныбыз язмышына битараф булмаулары һәм аны ихластан яратулары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
И.ХАСИБОВ.