Габдулла Тукай эзләре буйлап

Ульяновск өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының традицион август киңәшмәсе быел яңа форматта узды. Педагоглар күмәкләшеп Казан артында - татар дөньясына бөек Тукайны биргән Арча районында экскурсиядә булып кайттылар.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова җитәкчелегендә без - туган тел укытучылары һәм тәрбиячеләр, ана теле сагында торучы җирле язучылар, журналистлар, “Ак калфак”лылар, мәдәният хезмәткәрләре – барлыгы илле дүрт кеше, иртәнге җидедә уңайлы автобуска утырып юлга кузгалдык. Якыннан танышып, фикер алышып бара торгач, 350 чакрым озын юл сизелми дә калды. Сәфәргә чыгучылар арасында РФнең мәгариф отличнигы, балалар бакчаларына беренчеләрдән булып милли-мәдәни компонентны керткән Рузалия Зиганшина, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган укытучылары Зөһрә Хәбибуллина, Нәсиха Ягудина, Татарстан Язучылар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов, “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, Мәләкәс районы Мөси авылының “Чулпан” ТОСы җитәкчесе, милли чараларны оештырып, оста алып баручы Гөлнәфис Сәхәбетдинова да бар иде. Бер минут та бушма узмады – тәҗрибәле укытучылар үзләренең эш алымнары белән уртаклашып, яшьләргә киңәшләрен бирделәр.

Милләт җанлы укытучылар әзерләүче көллият

Беренче тукталышыбыз – Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллияте. Әлеге белем учагы күптән түгел 95 еллык юбилеен билгеләп үткән. Көллият каршындагы аллеяда шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән шәхесләр – Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Айдар Фәйзрахманов, Лотфулла Шәфигуллин һәм Диас Вәлиев портретлары урын алган. Аларның эшен хуплаган сыман, янәшәдә генә Тукай бюсты горур басып тора.

Данлыклы уку йортының директоры Гөлнара Гарипова һәм студентлар безне ачык йөз, җыр-бию белән каршы алдылар. Биш юнәлеш – башлангыч класс, физик тәрбия, музыка һәм программалаштыру укытучылары, тәрбиячеләр әзерләүче әлеге көллияттә 952 егет-кыз белем ала. Монда Татарстанның егерме районыннан, Россиянең унбиш төбәгеннән, хәтта Әстерханнан кадәр укырга киләләр икән. Ни гаҗәп, безнең Ульяновск өлкәсеннән бер генә студент та юк булып чыкты.

Көллияттә очрашу төбәкара семинар форматында узды. Арчаның 7 нче урта мәктәбе туган тел укытучысы Алсу Фәйзуллина ясалма фәһемне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Биредә заманадан бер дә калышмыйлар – роботны эш планы төзегәндә, конкурска сораулар әзерләгәндә кулланалар икән. Сокланып тыңлап утырдык – ышанычлы адымнар белән алга атлыйлар. Күңелдә шикле сорау да туды: дәрес әзерләгәндә ясалма интеллектны еш кулланып, яшь буынның уйлау, фикерләү сәләте какшамасмы икән соң?..

Арча районы Яңа Кырлай мәктәбенең туган тел укытучысы Миләүшә Зарипованың чыгышы да эчтәлекле иде. Ул Г.Тукайның 140 еллыгына багышлап оештырылган чараларга тукталды. Алар якташлары – халкыбызның бөек шагыйре белән хаклы рәвештә горурланалар.

Очрашу ахырында кунакчыл хуҗалар безне мәтрүшкәле чәй һәм тәмле булочкалар белән сыйладылар. Ә без аларга истәлекле бүләк тапшырып, рәхмәт сүзләрен ирештердек.

“Әлифба” музее

Арча педагогика көллиятенең “Әлифба” музее белән танышырга да өлгердек. Музей хезмәткәрләре аны дөньяда бердәнбер диделәр. Бу музейханә Бөтенроссия музейлары реестрына кертелгән. Биредә дөнья халыкларының 78 телендәге 300дән артык әлифба үрнәге урын алган. Төп экспозициядә татар “Әлифба”сын төзүче Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова турында мәгълүматлар тупланган.

Сәләй Вәгыйзов үзенең хатыны Рәмзия Вәлитова белән берлектә Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укытып, “Әлифба” дәреслеген төзү өстендә эшли башлый. Мәгариф министрлыгы татар “Әлифба”сына конкурс игълан иткән була. Менә шушы конкурста җиңгән “Әлифба” китабы 50 ел инде татар халкына хезмәт итә. Шушы вакыт эчендә ул 43 тапкыр күчерелеп нәшер ителә, өч тапкыр авторлар тарафыннан үзгәртелә. Татарстан балалары гына түгел, бөтен татар дөньясы шул “Әлифба”дан укырга өйрәнә.

Көллият ишегалдында “Әлифба”га һәйкәл куелган. Аның янәшәсендә ныклы адымнар белән алга атлаучы кызчык белән этне күргәч, 1 сентябрьдә мәктәпкә 1 сыйныфка укырга барган мизгелләр искә төште. Бераз моңсуланып та алдык.

Бронза “Әлифба”га халык шагыйре Разил Вәлиевның шигъри юллары уеп язылган:

Әлифба, Әлифба,

Син – минем юл башым.

Син – белем илендә

Иң якты кояшым...

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл...

Ул авылны һич онытмыйм –

Һәр ягы урман иде.

Ул болын, яшел үләннәр

Хәтфәдәй юрган иде, дип яза бөек Тукай. Сүз шагыйрьнең туган ягы – Арча районы Кырлай авылы турында. Нинди зур шатлык! Безгә дә Тукай эзләре буйлап атларга, шаулап утырган урманны күрергә, Ия елгасына карап хозурланырга насыйп булды. Камышлар арасында Су анасы чәчен тарап утырадыр, менә-менә Шүрәле килеп чыгар сыман тоелды.

Якташлары Тукайга бәйле истәлекләрне берәмтекләп җыеп, олы ядкарь итеп саклыйлар. Г.Тукай әдәби-мемориаль музей-комплексында булып, бөек әдип турында бик күп мәгълүмат алдык. Тукаебыз ятим калып, тәрбияләнеп үскән Сәгъди абзый һәм Әхмәтхан бай йортына аяк бастык, шагыйрь әкиятләрен җанландырган парк белән таныштык. Музейда милләтебез данын еракларга тараткан олпат шәхеснең тормыш һәм иҗат юлын өйрәндек.

Музей әдипнең 140 еллыгы уңаеннан ремонтланган һәм яңартылган. Бирегә инде өченче тапкыр килүем. Чынлап та, үзгәрешләр бик күп. Заманага яраклаштырып, ясалма интеллектны киң кулланганнар. Иң әүвәл Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча эшләнгән анимацион фильмны карадык. Һәр бүлмәдә Тукай шигырьләре яңгырап тора, аларны театр артистлары укый. Мондый кискен үзгәрештән бермәл югалып та калдым. Экскурсовод сөйләвенә күнеккән буын бит без. Ульяновск шәһәренең 20 нче “Искринка” балалар бакчасы мөдире Иркинә Сайфутдинованың йөзе шатлыктан балкый.

“Экскурсиягә дистәдән артык яшь тәрбиячене алып килдем. Аларга ясалма интеллект, ягъни фильм бик тә ошады. Тукай иҗатын өйрәнәсебез, тормышы турында күбрәк беләсебез килә башлады, диләр”,- дип уй-фикерләре белән уртаклашты ул.

Тукайның балачагына багышланган беренче залда шагыйрьнең шәхси әйберләреннән бердәнбер экспонат – ул букча. Җитеннән тегелгән күлмәк, чабата, читек тә куелган. Болар Тукайның шәхси киемнәре булмаса да, ул чорда кешеләр ничек киенеп йөргәнен күзалларга була.

Кырлай авылыннан Тукай Җаек шә һәренә китә. Аны әтисе ягыннан апасы Газизә эзләтә. Икенче залда шагыйрьнең апасына бүләк иткән намазлык, калфак, штукатулка урын алган. Әйберләр – төп нөсхәдә, шуңа күрә аларны пыяла астында саклыйлар.

Экскурсовод сөйләвенчә, Габдулла Тукай Казанда иң бай шагыйрь була. Әмма үзенә йорт яки фатир сатып алу теләге тумый, ул төрле кунакханәләрдә яши. Бөтен акчасын мәчет-мәдрәсәләр төзүгә бирә, яхшы укучы шәкертләргә стипендия түли, газета-журналлар чыгара.

Тукайның нәсел шәҗәрәсе дә яңартылган. Шагыйрьнең чын фамилиясе – Мөхәммәтгарифов. Тукаев фамилиясе кайдан килгән, дигән сорауга җавапны шәҗәрәдән табарга мөмкин – җиденче буында “Туктулы бабай” очрый. Тукаев фамилиясе шуннан килеп чыккан дип фаразлана. Шулай ук Тукайның мишәр кызы Зәйтүнә Мавлютовага гашыйк булуы, аңа багышлап шигырьләр иҗат итүе хакында белдек.

Без шуңа тагын бер кат инандык: үзенең кыска гына ятим гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез булып, бәяләп бетергесез зур иҗат калдыра. Тукай рухы белән рухланып, бөек әдибебез каршында баш иеп кайтыр юлга кузгалдык. Юлда, билгеле, сүз Тукай хакында барды. Аның 1909 елда Сембер якларына – сәүдәгәр Акчуриннарга кунакка килүе, Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туган шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең иң якын дусты булуы турында фикер алыштык һәм әлеге сәфәрне оештыручыларга рәхмәт әйттек.

* * *

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова Г.Тукай туган ягында – Яңа Кырлайда ана теле укытучыларына һәм тәрбиячеләргә тырыш, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Ульяновскиның 55 нче мәктәбе укытучысы Гөлүсә Кәримова, Карсун районы Нугай иле мәктәбе укытучысы Равия Юсупова, Барыш районы Калда мәктәбе укытучысы Эльза Хөснетдинова автономия тарафыннан булдырылган “Иң яхшы татар теле укытучысы” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Шәһәр балалар бакчаларына милли компонентны кертү буенча күп эш башкарган педагогик хезмәт ветераны Рузалия Зиганшина мохтариятнең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Рузия ХӘЛИМОВА.