Якташларыбыз - татар һәвәскәр композиторлары антологиясендә

Татарстан китап нәшриятында «Барлау» татар һәвәскәр композиторлар антологиясе басылып чыкты. Ул композитор Риф Гатауллинның озак еллар буе һәвәскәр композиторлар белән эшләү дәверендә туплаган материаллары нигезендә төзелгән.

«Әлеге антология үз эченә җиде унъеллыкны (1940-2000 елларны) ала, шул елларда иҗат иткән 194 һәвәскәр композиторның, музыкаль анализ ясамый гына, иҗаты, кыскача тормыш юлы белән татар телендә таныштыра. Антологиянең географиясе киң, ул Татарстан белән генә чикләнми, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче татар һәвәскәр композиторларын да барлый. Мәсәлән, Томск, Свердловск, Новосибирск, Башкортстан, Мәскәү, Ульяновск, Мордовия һ.б», - ди Риф Гатауллин.

Яңа гына табадан төшкән антологиядә данлыклы якташларыбыз турында да мәгълүматлар урын алган. Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында яшәп иҗат итүче үзешчән композитор, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шәкүровның тормыш, иҗат юлы белән танышырга мөмкин, шулай ук иҗат әһеленең “Рәхмәт, әти” һәм “Дусларым бар минем” җырлары ноталары белән бергә басылган. Иске Төгәлбуга авылында дөньяга килеп, Татарстанның халык артисты, виртуоз-гармунчы дәрәҗәсенә ирешкән Фәйзулла Туишевның биографиясенә дә шактый урын бирелгән.

 

Гакыйль Шәкүров

Гакыйль Шәкүров 1961 елның 26 февралендә Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында туа.

Мәктәп елларында ук җырлар иҗат итә башлый. Мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, туган авылында Мәдәният йорты директоры булып эшли. Читтән торып, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать академиясендә белем ала.

Г.Шәкүров җитәкчелегендәге театр, җыр коллективлары, Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

Г.Шәкүров – күп кенә җырлар авторы. Җырлары – танылган җырчылар репертуарларында. Г.Сәгыйров, Хәлфәт Түнгүкле, Зәйнәп Сөләйманова һ.б. шагыйрьләр сүзләренә язылган «Җырым сиңа, Исәнтимерем», «Гүзәлкәем», «Рәхмәт, әти!», «Гөлнурым», «Туган җирем Әхмәтем», «Дусларым бар минем», «Назла, әтием», «Кәкрелем», «Җүрәем», «Сиреньнәр», «Мәхәббәт гөле», «Кем генә?», «Тормыш турында», «Сау булыгыз», «Ләйсәнем» җырларын халык яратып кабул итә.

2009 елда унбиш җырдан торган «Дусларым бар минем» дигән диск чыгарды.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2002).

Фәйзулла Туишев

Фәйзулла Кәбир улы Туишев 1884 елның 19 декабрендә Сембер өязе (хәзер - Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы) Иске Төгәлбуга авылында туа. Аның беренче музыкаль тәэсирләре күчмә артистларга бәйле. Ул кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә һәм инде ун яшендә күчмә артистлар төркеме белән Идел буе шәһәрләре буйлап чыгышлар ясый башлый. 1900 елдан аерым номер белән, ә 1905 елда Татарстан һәм Урта Азия буйлап, соңрак төрледән-төрле уен кораллары белән Мәскәү, Петроград, Киев шәһәрләре сәхнәләрендә мөстәкыйль концертлар бирә.

Ф.Туишев Фёдор Шаляпинга аккомпанировать итә, күп кенә атаклы артистлар белән бергә чыгышлар ясый. Концерт игъланнарында аның белән «мөселманның беренче оста гармунчысы», «гармунчылар патшасы» дип таныштыралар. Ф.Туишев – Җир шарын әйләнеп чыккан беренче гармунчы; ул Монголия, Кытай, Корея, Япония, Германия, Америкада концертлар бирә.

1930 елда Ф.Туишев Казанга кайтып урнаша. Аның фатиры музыкантларның һәм язучыларның очрашу урынына әверелә. С.Сәйдәшев, А.Ключарёв монда еш кунак булалар.

Махсус музыкаль белеме булмаса да, күп нәрсәне таланты, тырышлыгы, оста сәнгати сиземләве белән алдыра. Композиторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, халык җырларын эшкәртә, үзенчәлекле пьесалар яза. Ф.Туишев тарафыннан утыздан артык әсәр язылган. Шундыйлардан – «Төзелештә» (С.Урайский сүзләре), «Халкыма» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Дустыма» (М.Хөсәен сүзләре), кыллы квартет өчен «Пионерлар сюитасы» әсәрләре. Аның тарафыннан иҗат ителгән ике марш – язучы Г.Кутуй истәлегенә багышланган «Г.Кутуй истәлегенә марш» һәм татар-рус халыклары дуслыгына атап язылган «Ике туган» – зур популярлык казанды. Күпьеллык иҗади хезмәте белән Ф.Туишев кечкенә генә төрледән-төрле егерме гармониканың чын оста кулында халык инструменталь мәдәнияте тарихында үз урыны барлыгын күрсәтте.

Татарстанның атказанган артисты (1926), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1934), Татарстанның халык артисты (1944). «Почет Билгесе» ордены, «Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәтләре өчен» медале иясе.