Икмәк булса, җыр да була

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты агитбригадасы - РФнең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар, Сиринә Сафина һәм Руфия Шамсутдинова “Нива” хуҗалыгы игенчеләрен моңлы, дәртле җырлары белән шатландырдылар.
Кичке ашка туктаган комбайнерлар концерт программасын бик теләп карады. Артистлар җырларын башкару белән генә чикләнмичә, игенчеләргә тырыш, фидакарь хезмәтләре өчен чын ихластан рәхмәт белдерделәр. Сәнгать осталарының һәр сүзе, һәр моңы авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт вә ихтирам хисе белән сугарылган иде. Табигать шартлары яхшы булып, "Нива" хуҗалыгы игенчеләре уңышны тиз арада җыеп алсыннар иде, ди Гакыйль Шакуров.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.