Галим Эдуард Гайнеевның уңышлары

Ульяновскиның профессиональ-политехник колледжы укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Эдуард Роберт улы Гайнеев Бөтенроссия конкурсларында катнашып, һәрвакыт дипломнар белән бүләкләнә.

Шушы көннәрдә генә галим Эдуард Гайнеев “Урта һөнәри белем бирү” журналы редакциясе үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча лауреат булып танылды һәм “Фән. Һөнәр. Киләчәк” бәйгесендә катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Аңа шулай ук 1 нче урын алучы дипломы да тапшырылды.

Танылган якташыбыз Казан шәһәре профессоры Валерий Каташев белән берлектә дә фәнни эшләр Бөтенроссия конкурсында үзенең осталыгын сынап караган. Әлеге конкурсның мәртәбәле жюрие Валерий Георгиевич белән мине лауреатлар дип тапты һәм 1 нче урын дипломы белән бүләкләде, ди Эдуард Гайнеев.