Бер очрашу - үзе бер гомер

Ямьле җәй айлары - классташларның очрашу вакыты. Балачак һәм үсмерлек чоры ерагайган саен мәктәп елларын сагыну арта гына бара.
Безнең беренче дусларыбыз, якты вакыйгалар, белемгә омтылыш, тәүге тапкыр гашыйк булу һәм, әлбәттә инде, шәхес буларак формалашуыбыз нәкъ менә кабатланмас мәктәп еллары белән бәйле. Ә беренче укытучылар турында истәлекләр! Сөекле, акыллы беренче укытучыларыбыз кайчак безнең әниләребезне алыштырды бит. Мәктәпнең беренче көненнән үк алар үзләренең игелекле, назлы карашлары һәм елмаюлары белән безне яңа ачышларга һәм уңышларга рухландырды. Беренче укытучыларыбыз белем дөньясына юл күрсәтү һәм мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе тәрбияләү белән беррәттән, безгә чын күңелдән ышандылар дә әле. Нәкъ менә шул чиксез ышаныч күпләргә тормышта үз урынын табып, көчле һәм уңышлы булып яшәргә ярдәм итте.
1976 елда Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең өч унынчы классын тәмамлаучылар 50 елдан соң боларны барысын да искә төшереп сөйләшү өчен очрашуга җыелды. Инде олы яшьтә булуларына карамастан, элеккеге мәктәп укучылары һәммәсе дә дәртле, күтәренке күңелле һәм аралашучан булып чыкты. Өч параллель класс - өч аерым дөнья бит, ләкин безне барыбызны да уртак теләк берләштерде: мәктәп елларын сагынып, бүген ничек яшәвебез һәм бу очрашуга ничек шатлануыбыз турында уртага салып сөйләштек.
Безнең чыгарылыш балыннан соң 50 ел үткән! Бу аз да түгел, күп тә түгел, ә ярты гасыр! Әлбәттә, вакыт аяусыз: очрашкач беркүпме вакыт бер-беребезне танымыйча тордык. Чөнки арабызда чыгарылыш балыннан бирле мондый очрашуларга беркайчан да килмәүчеләр бар иде. Ләкин мәктәп кушаматын әйткәч, тагын шул ук озын чәчле кызлар һәм шук, шаян малайлар күз алдына килеп басты.
Шушы вакыт эчендә һәркайсыбыз һөнәр алдык, гаиләләр кордык, уңышларга ирештек. Күп кенә тормыш этаплары һәм юллары үтеп, үзебездән соң тирән эз калдырдык. Әлбәттә инде, югалтулар да булды. Өч параллель сыйныфтан 34 классташыбыз фани дөньядан бакыйлыкка күчкән. Аларның йөзләрен, характерларын һәм гадәтләрен һәркем яхшы хәтерли...
Беренче эш итеп Хасән Әбүбәкәр улы Кәримов Коръән сүрәләре укып безнең арабыздан киткән сыйныфташларыбыз һәм укытучыларыбыз рухына багышлады.
Классташларыбыз очрашуга төрле төбәкләр һәм районнардан кайткан иде. Әйтергә кирәк, егетләр сыйныфташ кызларны сөендерерлек бик күп идеяләр һәм күңелле сюрпризлар әзерләгән булып чыкты. Хөрмәт билгесе буларак, алар һәркемгә чәчәкләр бүләк итте. Барысы да булды: һәркемнең бүгенге тормышы турында чын күңелдән сөйләшү, яшьлек көйләре астында дәртле биюләр... Шулай ук яраткан җырларыбыз яңгырады. Рәшит Әюпов җибәргән зур, телеңне йотарлык тәмле торт мул табыныбызның кабатланмас бизәгенә әверелде. Кызганычка, ул үзе очрашуга килә алмады.
Аннары өч классның да мәктәп елларындагы фоторәсемнәрен карадык. 66-67 яшьлек сыйныфташлар фотосурәттән яраткан укытучыларын һәм үзләрен, балачак, яшьлек дусларын эзләде.
Чара барышында фотозона янында бергәләп истәлеккә фоторәсемгә төштек.
Очрашуның сценарийсы тирән мәгънәле, бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Биюләр, җырлар, уеннар һәм шаярулар... Очрашуда болар барысы да булды. Иң мөһиме, бергә сыйланып, рәхәтләнеп сөйләшеп, биеп кенә калмыйча, озын мәктәп көнендә хәтеребезне яңарттык, күңел хатирәләребез белән бүлештек.
Очрашуның ахырында беренче мөмкинлек килеп чыгуга кабат очрашу турында килештек.
Зур Чирекле урта мәктәбенең 1976 елгы чыгарылыш укучылары.