Көндәлектән өзекләр

21 август, 1966 ел

Куллар, куллар, нигә сез миңа буйсынырга теләмисез?! Мин аларның шулай ничек эшләргә кирәген белмичә аптырашып йөргәннәрен тешем шыгырдатып карап ятканчы, үзем тотып эшләр идем, үзем теләгәнчә эшләр идем, һәм ул күңел шатланырлык эш булыр иде. Әй, куллар! Нигә сез мине шулай хур итәсез, нигә?

23 ноябрь, 1966 ел

Бүген көн минем өчен бик шатлыклы булды - Мәскәүдән педагогтан әйбәт хат алдым. Рәсемнәрем ошаган. Белмим инде тагын кайчан мин аңа рәсемнәр сала алырмын.

Казанның "Яшь Ленинчы" газетасында ике шигырем басылган. Ике данә газета җибәргәннәр һәм газетага язгалап торырга тәкъдим иткәннәр.

Мондый шатлык яңгырына йөрәгем әле күнекмәгән - дулкынланам. Йөрәгем күкрәгемә сыймый башлый, тәмам авыруга әверелеп китәм. Берни эшләп булмый. Ачуланып, үзсүзләнеп, бөтен көчемне туплап тотынмасам, берни дә чыкмый - тиз талчыгам, бар нәрсәдән күңел кайта.

30 декабрь, 1966 ел

Хәзер генә әле Лениногорскидан килгән кунаклар китте. Алар миңа телевизор, китап шкафы һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк итеп китергән. Телевизорга антенна куйдылар. Яхшы ук түгел, шулай да күрсәтә. Күрсәтмәсә дә, миңа анысы кыйммәт түгел. Барыннан да кыйммәтрәге шул - дөньяда Луиза (Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова шул чакта телевидениедә эшләгән журналист, редактор) кебек алтын йөрәкле кешеләр дә бар икән. Монысы миңа - иң зур шатлык. Луиза - 30 яшьләрдәге, чандыр гына, урта буйлы. Чәче коңгырт. Күзләре шундый саф карашлы. Андый караш балаларда яисә бернинди яшерен уйлары булмаган кешеләрдә генә була торгандыр. Руслар арасында күп йөргәнлектән, ана телен бозыбрак сөйли. Шулай да, сүзләре шундый йомшак, ягымлы булып ишетелә. Чын күңелдән чыккан өчендер инде ул. Үзләре белән докторны да алып килгәннәр. Ул мине карагач та, сиңа дәваланырга кирәк, диде. Мин сине өстәл янында утырган килеш кулың белән язарлык итә алам, ди. Ә калганын алдан әйтә алмыйм, соңыннан күз күрер, ди. Минем өчен бусы да нинди зур шатлык булачак. Шулай да алдагы ул көннәр өчен шатланып куярга иртә әле.

- Мин синең кебекләргә күп ярдәм иттем бит. Ник мин сине алданрак белмәдем икән? - ди Луиза.

- Тугыз ел буе бер дә врачларга күренмәдеңме? - ди ул.

- Юк. Больницадан бөтенләй күңелем кайткан иде. Һәм менә ни өчен: Куйбышевта хастаханәдә өченче мәртәбә ятканда берара минем хәл бик авыр булды. Шунда бер врач күршемнең соравына каршы: өченче ел безне җәзалый инде дип, кулы белән миңа таба ымлады. Ул сүзләрне кабат ишетмәс өчен, әллә нинди газапка да түзәрсең. Мин бу сүзләрне шушы көнгә кадәр кемгә дә әйткәнем булмады. Ул сүзләр йөрәгемә чын-чынлап хәнҗәр булып кадалган. Аларны кузгату миңа бик авыр.

- Юк, биредә алай булмас. Врач үзе алына бит. Биредә сине карамыйча, ул берни дә әйтмәгән иде. Хәзер әнә нәрсә ди? Борчылма, җаным, - дип елмая Луиза.

Киткән чакта ул мине үбеп алды. Бу минем битемә әле иң тәүге мәртәбә хатын-кызларның ирене тию иде. Мин үзем дә белмәстән рәхмәт дип куйдым.

12 сентябрь, 1967 ел

Өченче көн инде мин өйдә. Унында әйләнмә канатлы очкыч (вертолет) белән мине китерделәр. Очкыч тавышы ишетелү белән бар эшен ташлап, халык безнең өй янына йөгерә башлады. Халык шундый күп җыелып өлгергән иде.

Больницадан үзем теләп кайттым. Минем врач та, Луиза да өйдә юк иделәр. Алар булса, мине җибәрмәсләр иде, курорттан кайткач кына кайтырсың әле, дип тордылар.

Үзләре юк вакытта качканым өчен ачуланмасалар ярар иде. Бу ничектер аларны санга сукмаган сыманрак килеп чыкты бит әле. Луиза язып калдырган хатымны алса, минем хәлемне аңламыйча булмас. Әгәр дә мин анда калсам, чынлап үләдер идем. Минем эч ягы бик яман авырта башлады бит. Хәзер барысы да артта калды инде. Итак, мин бүген өченче көн өйдә.

Гакыйль СӘГЫЙРОВ.