Өчкаен авылыннан – гуманитар ярдәм

Өчкаен халкы изге эштән читтә калмый – СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша.

“Сугышчыларыбызга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыеп озатуга зур өлеш кертүләре өчен Өчкаен авылы халкына олы рәхмәтемне белдерәм. Бердәм һәм бергә, ярдәмчел, игелекле булуыгыз безнең барыбызның да зур, ишле һәм дус-тату гаилә икәнлегебезне күрсәтә. Туган илебез бердәм булганда, һәр гаилә үз героен сагынып, түземсезлек белән көткәндә, җиңү безнеке булачак”,- ди Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина.