СВО сугышчысы хөрмәтенә велойөреш

Нәсел тамырлары Татарстанның Чүпрәле районына барып тоташкан Ильязовлар Ульяновск шәһәрендә дус-тату, аралашып, үзара ярдәмләшеп, күпләргә үрнәк булып гомер кичерә.

Ильязовлар әби-бабаларыннан, ата-аналарыннан рухи мирас булып күчкән милли һәм дини гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап яши. Өлкәннәр үсеп килүче буында – бала-оныкларында татар теленә, Ислам диненә карата хөрмәт тәрбияләргә тырыша. Шуңа күрә шәһәр җирендә туып үскән нәсел дәвамчылары да әби-бабалары белән үзебезчә, татарча аралаша. Дини бәйрәмнәрдә – Корбан һәм Ураза гаете көннәрендә зур нәсел милли ризыклар – бәлешләр, гөбәдия һәм өчпочмаклар пешереп чәй өстәле артына җыела.

Ильязовларның нәселне берләштереп торучы күркәм гаилә традицияләре бар. Туганнар күп еллардан бирле бергә җыелып велопробегта катнаша. Кышын чаңгыларда табигать кочагына чыгалар. Биредә алар яңалыклар белән уртаклашалар, бер-берсен юбилейлар, истәлекле вакыйгалар белән котлыйлар.

Агымдагы елның 26 июлендә Ильязовлар кабат велойөрешкә чыкты. Быелгы чара нәсел дәвамчысы – СВО зонасында хезмәт итүче Фәрит Саппаров хөрмәтенә оештырылган иде. Ул гаиләсе, туганнары янына кыска вакытлы ялга кайткан. Илебез патриоты менә дүртенче ел инде махсус хәрби операция зонасында дошманга каршы сугыша. Курку белмәс, тәвәккәл солдатның күкрәген батырлык үрнәге күрсәтүе өчен бирелгән дәүләт бүләкләре бизи. Тормыш иптәше, ике баласы, күп санлы туганнары Фәритнең тиз арада җиңү белән исән-сау кайтуын теләделәр.

Әлеге нәселдә шатлыклы вакыйгалар күп булган. Барлык милли чараларда да актив катнашучы Рафаэль Салихов 23 июльдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Яшь гаилә – Илдар һәм Резедә Юсуповларның өченче балалары – кызлары Асель якты дөньяга аваз салган.

Велойөрештә Ильязовлар нәселе – Саппаровлар, Салиховлар һәм Юсуповлар гаиләләренең ике айдан алып 72 яшькә кадәр булган вәкилләре катнашты. Милләт җанлы бу нәсел – өлкәбез горурлыгы, халкыбыз бизәге. Алар бары тик мактауга лаек.

Рузия ХӘЛИМОВА.