Патриотлар тәрбиялибез

“Хоббит” балаларны сәламәтләндерү лагеренда истәлекле очрашу узды. Малайлар һәм кызлар белән очрашуга СВОда катнашучы - “Татарец” позывнойлы сугышчы килгән иде.

Сөйләшү бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Сугышчы патриотизм турында фикерләре белән уртаклашты, үзенең тормыш юлы хакында сөйләде. Балалар аны сулыш алырга да базмыйча тыңлап утырдылар. Балалар өчен әлеге очрашуның мөһим булуы, аларның гомер буе Туган илгә, газиз Ватаныбызга тугрылыклы булып яшәү серләренә төшенергә тырышулары сизелеп торды.

“Татарец” хәрби частенә үзе белән бергә иң кыйммәтле, кадерле нәрсәләрне – балалар кулы белән ясалган рәсемнәрне, тиз арада җиңү шатлыгы белән кайтуларын теләп язылган тирән эчтәлекле хатларны һәм сабыйларның күңел җылысын алып китте. Шушы җан җылысы өйләреннән еракта булган сугышчыларыбызга көч өстәр, авыр минутларда терәк һәм таяныч булыр дип ышанасы килә.

Россиянең киләчәк язмышына битараф булмаган ата-аналарга үзләренең балаларын илебез патриотлары, Ватаныбызны ихластан яратучылар итеп үстерүләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Менә шундый ачыктан-ачык сөйләшүләр барышында Туган илгә карата чын мәхәббәт барлыкка килә дә инде.