Зирекле Куактан – СВО зонасына

Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылы халкын уртак максат һәм бурыч берләштерә. Алар шушы көннәрдә генә гуманитар ярдәм җыеп фронтка – махсус хәрби операция зонасына озатканнар.

“Алтын кулларыгыз һәм олы йөрәкле, киң күңелле, юмарт булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле волонтерларыбыз! Җан җылысын кушып әзерләгән шушы посылкалар сугышчыларыбызны шатландырсын иде. Без аларны түземсезлек белән көтәбез, яратабыз һәм дошманны тар-мар итеп, җиңү белән кайтуларына ихластан ышанабыз.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Җиңү барыбер безнеке булачак!”- ди Зирекле Куак авылы администраторы Әлфия Сафина.