Үрнәк татар гаиләсе
Иске Майна округында гомер кичерүче Гареевлар гаиләсе Ульяновск өлкәсенең “Күркәм гаиләләр тормышы” китабына керде. Әлеге гаилә традицияләргә, гореф-гадәтләр һәм йолаларга тугрылык, хезмәтне ярату һәм буыннар бәйләнеше үрнәге булып тора.

Таһирҗан Гирфан улы белән Лилия Расыйх кызы Ульяновск авыл хуҗалыгы институтында укып йөргәндә, студент елларында танышалар. Саф мәхәббәт диңгезендә гизүче егет белән кыз бер-берсен тормышның уртак кыйммәтләрен бүлешергә әзер булган ышанычлы партнерлар, бер-берсе өчен терәк һәм таяныч итеп табалар. 1990 елның 16 ноябрендә яшь Гареевлар гаиләсе барлыкка килә. Яңа гына диплом алган яшь белгечләр Иске Майна район үзәгенә килеп урнашып, монда бөтенләйгә төпләнәләр һәм ике бала – уллары Марат белән кызлары Юлияне тәрбияләп үстерәләр.
Гаилә башлыгының профессиональ юлы туган җиргә, ата-бабалары туфрагына тугрылык саклавын күрсәтә. Таһирҗан Гирфан улы 2006 елдан бирле районда алдынгылардан саналган “Волга” авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкли. Заманча технологияләр кертеп, хуҗалыкны үсеш юлыннан алып бара. Ә Лилия Расыйх кызы 1997 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Иске Майна технологик техникумында баш бухгалтер урынбасары булып эшли.
Бүген Гареевлар гаиләсе – кече Ватаныбыз үсешенә мөһим өлеш кертүче тулы бер династия. Тормышка беренче адымнарын ясаучы оныклары Азат, Амина һәм Эмилия хезмәтне ярату, эш кешесен хөрмәт итү мохитендә тәрбияләнеп үсәләр. Туган илебезнең, туган җиребезнең киләчәге, иртәгәсе көне бала-оныкларыбыз кулында, алар хезмәтне, халкыбызның милли һәм дини йолаларын, гореф-гадәтләрен, туган телебезне яратып, якын күреп үссеннәр иде, ди Таһирҗан Гирфан улы.