Иске Кызылсу Сабан туе

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылының Алма бакчасында хәзер инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.

Татар милләтенең чал тарихлы җыр һәм хезмәт тантанасы халыклар дуслыгы, мәдәният, традицияләр, гореф-гадәтләр һәм йолалар бәйрәменә әверелде. Россия Халыклары бердәмлеге елына багышланган Сабан туе район һәм авыл хакимияте, авыл халкы, читтә яшәүче якташлары, юмарт эшмәкәрләр тырышлыгы белән оештырылган иде.

Районның фольклор коллективлары чыгышы, халкыбызның милли уеннары, татарча көрәш бәйгесе өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә, балаларның да игътибарын җәлеп итте. Сабантуй мәйданының бер почмагында әзерләнгән татар халык ашларын тәмләп карарга теләүчеләр шактый җыелган иде. Ә “Чәк-Чәк” кафесы сәдака итеп тараткан тәмле пылау тантананың кабатланмас бизәгенә әйләнде.

Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллинаның моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Ул татар халык җырларын да, заманча эстрада көйләрен дә искиткеч оста башкарды. Татар сәхнәсе йолдызы Резедә Төхфәтуллина Иске Кызылсу Сабан туена авылыбыздан чыккан юмарт бизнесменнар ярдәмендә килде, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Усманов.

Иске Майна муниципаль округы хакимият башлыгы Лариса Чуваева фикеренчә, милли бәйрәмнәр дуслык, традицияләр һәм юмартлыкның безнең чынбарлыгыбыз булуын искә төшерә.

“Шундый күркәм бәйрәмне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт сүзләре юллыйм. Хәзер инде һәр елны уза торган Сабан туе яңа очрашулар, шатлык-куанычлар алып килсен, бердәмлегебезне ныгытсын”,- ди район җитәкчесе.