Гасыр яшьтәше

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Әзинә Вәлиулла кызы Аглеева күптән түгел 100 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Әзинә Вәлиулла кызы – чыдамлылык, кешелекле, намуслы һәм хезмәт сөючән булу үрнәге. Ул Иске Кызылсуда бер гасырдан артык яшәп, тормыш һәм хезмәт елларын туган авылы, колхоз белән бәйләгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлап, язмыш арбасына җигелә – “Октябрьнең 50 еллыгы” күмәк хуҗалыгында эшли башлый. Озак еллар терлекчелек фермасында бозаулар карый.

Авылдашлары хөрмәтен һәм ихтирамын казанган Әзинә Вәлиулла кызының хезмәт стажы 45 елдан артык. Фидакарь хезмәт, хуҗалык һәм кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтеп яшәү еллары бу. Күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” һәм “Тыл хезмәтчәне” дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исемнәргә лаек булган. Ул әйбәт ана һәм балдан татлы оныклары өчен яраткан, сөекле, ягымлы әби дә әле.

Хәзер Әзинә апа үз акылында, үз аяклары белән йөри. Туган авылы кешеләрен, колхоз тормышын яхшы хәтерли һәм күңел хатирәләре, истәлекләре белән бик теләп бүлешә. Аның зирәклеге һәм олы йөрәге, саф күңеле, ихласлыгы, ныклы иманы күпләр өчен үрнәк булырлык.

“Гасыр яшьтәше булган Әзинә апабыз – районыбыз һәм авылыбыз горурлыгы. Ул – Иске Кызылсу тарихының тере шаһиты, күркәм традицияләрне, тормыш тәҗрибәсен кадерләп саклаучы. Бердәнбер кызы Хәмдия белән мәрхәмәтле, игелекле киявенең, оныкларының җан җылысын тоеп, бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә. Әзинә апа – Ак әбиебез, киңәшчебез, терәгебез һәм таянычыбыз”,- ди күршеләре Гөлирам Кәримова.

Иске Майна муниципаль округының хакимият башлыгы Лариса Чуваева язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган хезмәт ветераны Әзинә Аглееваны олуг юбилее белән тәбрикләп, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм бәрәкәтле озын гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләде.