Авыл мәчете
Иске Майна муниципаль округы хакимият башлыгы Лариса Чуваева Иске Кызылсуның Үзәк мәчете бинасын һәм җир участогын рәсмиләштерү мәсьәләсен шәхси контроленә алды.

Хакимият башлыгы Лариса Чуваева һәр атнаның чәршәмбе көнендә гражданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итә. Глава янына чираттагы приемга мөселман кардәшләребез – Иске Кызылсуның Үзәк мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Зәйнетдинов белән мәхәллә җитәкчесе Мансур Габунов килгән иде. Алар Ульяновск өлкәсе мөфтияте - өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагындагы мөселман мәхәлләсе бинасы белән җир участогын милек итеп рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәрделәр. Муниципаль округ җитәкчесе авыл халкы өчен бик тә мөһим булган әлеге мәсьәләне шәхси контроленә алуы турында белдерде һәм мәхәлләгә юридик яктан һәрьяклап булышлык күрсәтергә ышандырды.