Сөннәтле бала – сәламәт бала

Ата-бабаларыбыздан калган сөннәткә утырту йоласының тарихы палеолит заманыннан килүе билгеле. Борынгы Мисырдагы фиргавеннәр төрбәләрендә, папирусларда, таш кыяларында сакланган мәгълүматлар бу процедураның безнең эрага кадәр күп мең еллар элек үк эшләнүе турында сөйләнә.

Сөннәткә утырту йоласының тарихына тукталыйк.

Ибраһим пәйгамбәр Аллаһы Тәгалә кушуы һәм булышлыгы белән 99 яшендә сөннәтле була: үз-үзенә ясый (кайбер чыганаклар буенча, 80 яшендә аңа сөннәтне Нух улы Шем ясаган). Ибраһим улы Исмәгыйльне – 13 яшендә, Исхакны сигезенче көнендә сөннәткә утырталар.

Хәдисләрдә язылганча, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.а.в.с.), сарыклар суеп, бәйрәм ясап, оныкларын дөньяга килгәннәренең җиденче көнендә сөннәткә утырткан.

Кайвакыт без ашыгабыз, әби-бабайлар ашыктыра, бала туып өлгерми сөннәтләргә тырышалар. Кемдер балага кырык көнгә хәтле ясатыйк әле ди, кайберләре бер яшькә хәтле ди. Авырта дип әйтә белмәгән бала кечкенә чакта җиңелрәк кичерә дип уйлыйлар. Районга кайтып ясатып килүчеләр, Казанда берничә гарәп табибының өйдә антисанитария шартларында криминаль cөннәтләп йөргән чагы да булды. Аннары кайвакыт ярадан кан агып, безнең хастахәнәгә алып киләләр. Кайчак төптән кисеп ташлыйлар, кайвакыт киселеп бетми.

Бүгенге көндә Ислам илләрендә бу операция балаларга төрле илдә төрле  яшьтә ясала: Төркиядә – 8-13 яшьтә, Иранда – 3-4 яшьтә, шәһәрдә яшәүче гарәпләрдә – 5-6 яшьтә, авылда яшәүчеләрдә – 12-14 яшьтә.

Сөннәткә утырту операциясе дин күзлегеннән, гигиена максатыннан чыгып һәм медицина таләпләре буенча дөньяның барлык почмакларында, илләрендә ясалган һәм ясала. Африка һәм Азия илләрендә 80%тан артык ирләр, Америкада 75%ы сөннәтләнә. Америкада бала туып беренче-икенче көнне үк акушеркалар бала туу йортында сөннәтләп җибәрә. Матур итеп тигез кисмиләр, аннан кайтучы кайбер балаларга бездә яңадан ясарга туры килә.

Сөннәткә утыртуга ничек әзерләнергә?

Планлы операция буларак, безнең хастаханәдә 3 яшьлек һәм аннан зуррак балаларга ясала.

Беренчедән, баланы белгеч – уролог-андролог карарга тиеш. Кайбер очракларда бу операцияне балага бөтенләй ясарга ярамый яки ул соңрак ясалырга тиеш. Чөнки балада тумыштан төрле тайпылышлар булырга мөмкин: мәсәлән, гипоспадия, эписпадия, яшерен җенес әгъзасы һәм башкалар.

Кайбер балага башка операция планлаштырылган булса, икесен бергә ясарга була.

Сөннәткә утырту өчен нәкъ башка операцияләргә әзерләнгән кебек үк әзерләнергә кирәк. Таләпләр шул ук: кан һәм сидек анализлары, ВИЧ, гепатит С анализлары, педиатр һәм ЛОР белешмәләре, ясалган прививкалар исемлеге, Манту реакциясе, йогышлы авырулар белән контактта булмау турында белешмә кәгазе. Башка белгечләрдә исәптә торган очракта, алардан да баланың сәламәтлеге хакында белешмә алырга кирәк.

Операция вакытында ир балаларның, ир-атларның тышкы җенес әгъзаларының башын каплаучы тире – «җенес органы каплавычы» (яки «сөннәтлек») киселеп ташлана.

«Сөннәтлек»тә бик күп сизгер рецепторлар, эррекция вакытында тартыла торган тире запасы, смегма барлыкка китерә торган бизләр бар.

Элек таш яки металл пычак, скальпель белән кисеп ташланса, соңгы елларда күбесенчә лазер энергиясе кулланыла. Канамый, коры була.

Операция ахырында яра тегелә һәм мазьлы повязка бәйләнә. Соңгы елларда күп очракта яраны теккәннән соң келәй белән генә ябыштырабыз. Операциядән соң 2–3 сәгать узгач бала ничек килгән, шулай киенеп, үз аяклары белән кайтып китә.

Иң мөһиме – иминлек, бала исәнлегенә зыян китермәү. Сөннәтләү ул – операция. Ул сәламәтлек саклау министрлыгының приказлары һәм клиник рекомендацияләре, стандартлары нигезендә үткәрелә. Менә безнең 2010 елгы региональ стандартның төп таләпләре: күрсәтмәләр һәм каршы күрсәтмәләр, белгечләргә таләпләр, методикага, шартларга, операциядән соң карау.

Безнең урология бүлегендә елына 1 меңгә якын сөннәтләү операциясе ясала. 98%ы якыны - планлаштырып, 2% тирәсе сия алмаучыларга гадәттән тыш операция буларак ясала. 77,5%ы ритуаль ясалса, 22,5%ы медицина таләпләре белән ясала. Сөннәтләнгән балаларның яше күбесенчә 2-6 яшь арасында.

Сөннәтләсәң ничек? Сөннәтләмәсәң нәрсә була?

Сидек юллары тараюы бөер һәм сидек юлларында барлыкка килгән инфекцияләрнең сәбәбе булырга мөмкин.

Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә барлыкка килгән смегмада бактерияләр җыела һәм үрчи: инфекциядән тыш, алар төрле онкология авырулары китереп чыгарырга да мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман чир очраклары күбрәк. Сөннәткә утыртылган ирләр арасында венерик авырулар (сифилис, гонорея) өч тапкыр кимрәк, СПИД афәте алты-сигез тапкыр азрак очрый.

Сөннәткә утырту – җенси тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттыру өчен иң яхшы ысул.

Урология бүлеге табиблары һәм шәфкәть туташлары Россия Ислам институтында Медицина практикасының ислам аспектлары квалификацияне күтәрү циклында  укыды. 2015 елның 7 октябрендә Балалар республика клиник хастаханәсе Россиядә беренчеләрән булып Диния нәзарәтенең Хәләл стандартлары комитетыннан хәләл сөннәтләү турында таныклык алды һәм ел саен тикшерелеп, расланып бара. Җиһазланган намаз уку бүлмәсе оештырылды. 2024 елдан мәчет эшләп килә. Хастаханәдән чыкканда һәр балага «Ислам күрсәтмәләре белән сөннәт кылганлыкка таныклык» тапшырыла иде. Соңгы елларда бу таныклык әлегә бетте.

Бабачылар заманы артта калды, ләкин без, балалар табиблары, аларның кирәкле һәм изге эшен дәвам итәбез.

Бик ярлы илләрдә бүген дә сөннәткә бабачылар, хәтта чәчтарашлар утырта. Фарсы култыгындагы илләрдә бу мөһим процедураны бары тик профессиональ хирургларга гына ышанып тапшыралар һәм стационар шартларда гына ясаталар.

Сөннәтләү ул баланың саулыгы, аның киләчәге һәм булачак балаларының исәнлеге. Сәламәт бала – сәламәт ир – сәламәт ил.

Ата-бабалардан калган йоланы, гөреф гадәтләребезне, культурабызны, милләтне саклап калу, сафлык, баланың исәнлеге, киләчәге һәм аның киләчәк гаиләсенең исәнлеге турында уйлану - сөннәткә бирүнең унай мизгелләре.

Бу операция нинди максат, нинди таләпләр белән ясалса да, әлеге көн бала өчен дә, гаилә өчен дә истәлекле бәйрәм булып калсын иде.

Рәшит БАЙБИКОВ,

Республика балалар клиник больницасының урология бүлеге мөдире, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы.