Ишеттегезме әле?

Чардаклы районы Үрән авылы урта мәктәбендә озак еллар татар теле укытучысы булып эшләгән Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Алимова юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.
Татарстанның атказанган артисты Әлфия Рамазанова, “Волга” дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак, Ишеевканың 401 еллыгына багышланган бәйрәм концертында катнашты.
Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова җәйге ялы вакытында пединститутта бергә укыган курсташлары белән бергә Урал тауларын күреп кайткан.
Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева, быел җәйге ялым мәктәптә үтте дияргә мөмкин – искерә башлаган бинабызга капиталь ремонт ясадык, яңа җиһазлар юнәттек, ди.
Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина быел җәйге ялын кызлары Алсуның 2 яшьлек улын – оныклары Мирзаны карарга булышып үткәргән.
“Өмет” газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова Ульяновск өлкәсенең Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов җәйге ялларда гаиләсе белән Казахстанның Алма-ата шәһәрендә олы кызларында кунакта булып кайткан.
“Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина Казан дәүләт педагогия институтын бергә тәмамлаган курсташлары белән очрашкан.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе секретаре Рамилә Гимадиева улы Дамирның Казан федераль университеты магистратурасының түләүсез бүлегенә укырга керүе шатлыгын кичерә.
Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәге рәисе Шәфикъ Иматдинов, җәй буе мәхәлләбездән кайтып кермәдем – үз көчебез белән ремонт ясадык, ди.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов юбилейлы гомер бәйрәменә әзерләнә – октябрь аенда хөрмәтле аксакалыбызга 85 яшь тула.