Резеда Камил кызы Садыкова: “Күңел биреп эшләгәндә генә, эшнең нәтиҗәсе була”

Юбилярга котлаулар
Шәүкәт Мидехат улы Богданов - Ульяновск шәһәренең «Болгар яңарышы» мәгърифәтчелек юнәлешендәге иҗтимагый оешмасы рәисе:
– Хөрмәтле Резеда Камиловна! Без, үзебезнең оешма әгъзалары, Сезне якынлашып килүче күркәм, юбилейлы туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, фәнни эшчәнлегегездә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз! Сез озак еллар «Болгар яңарышы» җәмгыятенең эшчәнлеген, аның татар халкының тарихын саклап калуга керткән өлешен үзегезнең фәнни, публицистик мәкаләләрегездә яктыртып киләсез.
«Жемчужины татарского народа. Книга вторая» исемле китабыгызда да безнең өлкәдәге Идел буе Болгар дәүләтеннән калган археологик истәлекләр, галимнәрнең археологик казылмалары турында язып чыктыгыз. Сез үзегезнең китапларыгыз белән бүгенге көндә Ульяновск өлкәсе татарларының матди һәм рухи культурасын күрсәтүче төп галимгә әйләндегез.
1989 елдан Ульяновск шәһәрендә башланган милли хәрәкәткә кереп китеп, Сез беренчеләрдән булып шәһәр мәктәбендә татар телен укытырга алындыгыз, яңа чыга башлаган «Өмет» өлкә татар газетасын аякка бастыручы журналистлардан берсе булдыгыз, шулай ук Ульяновск шәһәренең 1 нче педагогия училищесы, Ульяновск дәүләт педагогия университетындагы милли группаларның озак еллар уңышлы эшләп килүендә дә сезнең өлешегез зур булды.
Бүгенге көндә сезнең туган якны өйрәнүгә багышланган «Халкыбыз җәүһәрләре», «Жемчужины татарского народа. Книга первая», «Таулы-чишмәле Кулаткы ягы», «Туган авылым Өчкаен», «Жемчужины татарского народа. Книга вторая» исемле биш фәнни-популяр китабыгыз бар. Аларның татар халкының рухи һәм матди мирасын, тарихын күрсәтүдә бәһасе әйтеп бетергесез зур. Ул фәнни хезмәтләр безнең өлкә библиотекаларына гына түгел, Казан, Уфа шәһәрләрендәге фәнни институтлар, югары уку йортлары библиотекаларына, Россиянең башка регионнарындагы өлкә, Татарстанның район китапханәләренә дә таралды.
Нина Васильевна Тихонова – главный специалист по вопросам межнациональных отношений Ульяновского облисполкома и администрации Ульяновской области в 1988–1994 годах:
- Уважаемая Резеда Камиловна! Поздравляю вас с прекрасным юбилеем и с выходом вашей новой книги! Ваш вклад в развитие родного языка, истории и культуры татарского народа, глубокие знания и преданность своему делу вызывают искреннее восхищение.
Ваша вторая книга «Жемчужины татарского народа» может быть интересна любому читателю. Прежде всего, книга восхищает трепетным отношением автора к истории родного края и судьбам людей, проявивших себя во многих сферах общественной жизни и способствующих сохранению родного языка и культуры. Радует глубокое изучение материалов, подтверждённых большим количеством ссылок на архивные, исторические источники. Большого уважения заслуживает и то, что книга напечатана в авторской редакции, с авторским дизайном макета, вёрсткой и корректурой.
Тамара Викторовна Душенькина – директор Ульяновского педагогического училища №1 (ныне - Ульяновский социально-педагогический колледж) в 1990–2011 годах:
– Дорогая Резеда Камиловна, от всей души поздравляю вас с замечательным юбилеем! Желаю здоровья, благополучия, дальнейших высот во всём!
Вторая часть книги «Жемчужины татарского народа» меня очень впечатлила, она продолжает важную мысль, что надо бережно собирать и передавать богатство культуры своего народа будущим поколениям. Во второй книге автор углубляется в древнюю историю, так как в книге представлены научные и публицистические статьи о древних географических названиях, археологических и архитектурных памятниках Ульяновской области, о деятельности татарских купцов г. Симбирска, переводы мусульманских эпиграфических надписей, архивные дела XIX–XX веков государственных архивов Ульяновской области об истории ульяновских татар.
Мне как бывшему директору Ульяновского педагогического училища №1 в книге очень ценны те страницы, где Резеда Камиловна пишет, как создавалось национальное отделение в нашем учебном заведении, где она как заведующая данным отделением принимала активное участие в его работе. Резеда Камиловна показывает его как важный рубеж – и для самого автора, и для национального образования. Ведь с 1992 по 1995 год, на третий год работы отделения в нём уже насчитывалось восемь татарских и чувашских групп! Такого успешного набора в национальные группы других учебных заведений области никогда не было. Резеда Камиловна в своей книге увековечила память того времени, которое дорого нам и выпускникам учебного заведения.
Важно отметить, как много труда, настойчивости и внутренней ответственности было вложено в то, чтобы отделение, вообще, появилось. В годы работы в педучилище Резеда Камиловна показала и свою увлечённость, и готовность брать на себя ответственность за работу национального отделения, умение договариваться с разными людьми, отстаивать важность национального компонента в образовательном процессе.
Сведения о деятельности учебных заведений города Ульяновска, Сенгилея и Димитровграда по преподаванию татарского языка учащимся, студентам татарской национальности, которые вошли в книгу, на сегодня являются первыми и единственными данными, собранными воедино.
После того, как я прочитала книгу, и в частности, статьи, посвящённые работе первых учителей татарского языка, которые не побоялись начинать с нуля новое дело в годы сложных преобразований в стране, остаётся чувство уважения к автору, Резеде Камиловне, которая посвятила свою жизнь сохранению и развитию родного языка, истории, культуры и делала это не ради громких слов, а через реальную кропотливую работу.
Для любителей краеведения книга – настоящая находка. «Жемчужины татарского народа. Книга вторая» – это искренний вклад автора в сохранение культурного наследия татарского народа.
Шаукат и Раиса Богдановы – ветераны труда федерального и регионального значения, Дети войны:
– Уважаемая Резеда Камиловна! Примите наши искренние поздравления в связи с вашим 65-летним юбилеем и с выходом новой книги из серии «Жемчужины татарского народа». Это значимое событие в культурной жизни Ульяновской области и большой праздник для всех ценителей вашего таланта. Мы знаем, сколько труда, души и бессонных ночей вложено в эти страницы. Желаем вам неиссякаемого вдохновения, крепкого здоровья, реализации новых масштабных замыслов и преданных читателей, которые с нетерпением будут ждать каждую вашу книгу, посвящённую истории и культуре татар Симбирского–Ульяновского края.
Фәрит Шакир улы Аюпов – «Симбирский Дом» компанияләр группасы президенты, 2007–2011 елларда Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, 2013–2018 елларда Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышының 5 нче чакырылышы депутаты:
- Резеда Камиловна, сезне якынлашып килүче олуг бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә саулык-сәламәтлек, матур тормыш, фәнни һәм иҗади эшчәнлегегездә зур уңышлар теләп калам.
«Жемчужины татарского народа» китабының икенче кисәге чыгуына мин бик шат, чөнки монысында алдагы темалар дәвам итеп, Ульяновск өлкәсенә караган яңа тарихи мәгълүматлар өстәлгән.
Резеда Камиловна 1989 елдан бүгенге көнгә кадәр өлкәдәге милли-мәдәни тормышта үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән катнашып килә. Ул танылган педагог, журналист, фәнни хезмәткәр.
Аның журналистика өлкәсендәге эшчәнлеге «Өмет» газетасы белән генә түгел, 2013 елда өлкәдә беренче булып безнең тарафтан ачылган «Татар радиосы» радиостанциясенең (Казан шәһәре) ООО «Татар радиосы Ульяновск» исемле бүлеге белән дә бәйле. Кыска вакыт эчендә редактор Резеда Садыкова татар халкының мәгърифәтенә, мәдәниятенә, халык иҗатына, музыкасына багышлап ун төрле тапшыру оештырды. Яңа китапта радионың эшчәнлеге Ульяновск шәһәрендә эшләгән, бүген эшләп килүче башка массакүләм информация чаралары арасында күрсәтелгән. Резеда Камиловнаның бөтен китаплары туган як, Ульяновск төбәгендә яшәүче татар халкының тарихын, рухи һәм матди мирасын яктыртуга багышланган, шуңа күрә алар туган як тарихы белән кызыксынучы һәр кешегә якын.
Зифа Фәрит кызы Сабитова – 1989–2011 елларда Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы мәктәпләрендә беренчеләрдән булып татар телен укытуны башлап җибәргән укытучы, шәһәрнең Иделаръягы районы мәгариф бүлегенең мәктәпләрдә милли телләр укыту буенча методисты, 91 нче урта татар мәктәбе директоры:
– Резеда Камиловна, сине якынлашып килүче күркәм бәйрәмең, юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Син үзең яратып сайлаган һөнәреңә тугры калып, зур казанышларга ирешкән укытучыларыбызның берсе! Сиңа эшеңдә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, шатлык-бәхет, хәерле, бәрәкәтле тормыш телим. Сине яратып, хөрмәт итеп, дустың, коллегаң Зифа Сабитова.
Резеда Камил кызы Садыкованың яңа китабын мин бер мизгелдә укып чыктым. Китап эчтәлекле, тарихи-этнографик материалларга бик бай, җиңел тел белән язылган. Автор архив, музей мәгълүматлары белән берлектә үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, Ульяновск өлкәсендә яшәүче татарларның үткәнен, бүгенгесен бик тирән эчтәлекле итеп чагылдырган.
Мине, әлбәттә, укытучылар турындагы мәкаләләр кызыксындырды. Резеда Камиловна үзенең китабында Ульяновск, Димитровград шәһәрләрендә 1988–1989 елларда татар телен укытуны башлап җибәргән беренче буын татар теле укытучыларының исемлеген төзегән, балалар бакчаларындагы беренче татар группаларының, Ульяновск, Сенгилей педагогия училищелары, Ульяновск дәүләт педагогия университетының филология факультетында эшләп килгән милли группаларның эшен күрсәткән. Бу мәгълүматларны җыю гына да фәнни хезмәткәрдән зур тырышлык таләп итә. Барыбызның да исемнәрен, фоторәсемнәрен шундый затлы, матур китапта күрү яшьлегебезне искә төшереп, күңелдәге матур хисләрне яңартып җибәрде.
Дарья Фаиловна Батыршина – педагог г. Нижнекамска Республики Татарстан:
– Уважаемая Резеда Камиловна! От всей души поздравляю вас с Днём рождения и с большим замечательным юбилеем, который вы встречаете не только с накопленными прекрасными годами жизни, но и богатым результатом многолетней плодотворной работы. Крепкого здоровья, счастья вам, ещё больших успехов в вашей научной и педагогической деятельности!
Вторая часть книги «Жемчужины татарского народа» уникальна своей насыщенной историей Симбирского-Ульяновского края, в том числе, историей ульяновских татар. На её страницах нашли место многочисленные статьи, посвящённые древним географическим названиям, объектам археологического наследия Ульяновской области, кропотливой работе учёных-археологов, их интересным находкам, также работе татарских учебных заведений г. Симбирска-Ульяновска и Мелекесса-Димитровграда, татарских культурно-просветительских учреждений в этих городах, жизни и деятельности известных представителей татарского народа, выходцев Ульяновской области. Понравилось и то, что книга впервые вводит в научный оборот перевод мусульманских эпиграфических памятников 19 века села Боровка Мелекесского района, написанных на арабском языке.
Ульяновск шәһәрендәге 1 нче педагогия училищесының милли бүлеген (1992–2001), Ульяновск дәүләт педагогия университетының филология факультетында эшләп килгән милли группаларны (1993–2015) тәмамлаган студентлар:
– Кадерле укытучыбыз, Резеда Камиловна! Сезне чын күңелдән 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер, гаилә иминлеге телибез.
Шулай ук без сезнең «Жемчужины татарского народа» китабының икенче кисәге чыгуы белән дә тәбрик итәбез һәм чын күңелдән шатланабыз, чөнки сезнең китапларда безнең фольклор практикасы вакытында өлкәнең татар авылларыннан студентлар тарафыннан җыелган халыкның бай авыз иҗаты әсәрләре һәм йолалары урын алган. Шулай ук ул фәнни хезмәтләрдә халкыбызның мәдәни мирасын саклаудагы эшебез, исемнәребез дә мәңгеләштерелде.
Студент еллары күптән артта калды, әмма алар бүген дә безнең күңелдә яши, тормышыбызны нурландырып тора. Безгә Аллаһының рәхмәте белән 90 нчы еллар башында Ульяновск шәһәрендә ачылган педагогик уку йортларының татар группаларында белем алырга насыйп булды.
Татар группасында уку студентларга халкыбызның классик əдəбиятын, телен, тарихын, мəдəниятен тирəнрəк үзлəштерергə ярдəм итте. Əле дə булса балалар бакчаларында, балаларның ял итү лагерьларында, музейларда практикалар үтү, туган авылларыбызда халык авыз иҗатын җыю буенча уздырылган экспедицияләрдә булу, мəктəплəрдə педпрактика үтүлəр, сезнең җитәкчелектә курс, диплом эшләре язулар хəтердə. Татар группасында уку безне, аңа кадəр үз районнарыннан ерак китмəгəн авыл балаларын, башка татар авылларының тел үзенчəлеклəре, гореф-гадəтлəре белəн танышырга, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде.
Без университетта укытучыларыбыз ярдәмендә үзебезгә ошаган белгечлек алдык, рус һәм татар телләре укытучысы булып чыктык. Уку чорында сез, Резеда апа, һәрвакыт безнең белән бергә идегез, төрле чаралар үткәреп, бөтен татар группаларында укучы студентларны берләштереп тордыгыз, авыллардан килгән кыз балаларга рухи таяныч, беренче ярдәмчебез идегез. Ә озак еллар Ульяновск дәүләт педагогия университетының филология факультетында татар телен, әдәбиятын, фольклорын, тарихын укытып, сез милли мәктәпләргә югары квалификацияле рус һәм татар телләре укытучыларын әзерләүгә үзегездән зур өлеш керттегез. Бүгенге көндә күбебез сайлаган һөнәребезгә тугры булып яшибез, шуңа күрә, еллар үтсә дә, үзебезнең чиксез рәхмәтебезне сезгә белдереп, фәнни эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.
Безнең студент еллары белем алу белән генә үтмәде. Бәхеткә каршы, сез, Резеда Камиловна, татар студентларын үз канат астыгызга алып, студент тормышыбызны ямьләндереп килдегез. Ул еллардан берсе дә онытылмый. Бигрəк тə сезнең җитәкчелектә оештырылып килгән төрле бəйрəмнəр, «Туган телем – Тукай теле», «Яз һәм яшьлек», «Ялкынлы шагыйрь» кебек тематик кичәләр, «Эх, сез матур кызлар!» конкурсы, фəнни конференциялəр, җирле сəнгать əһеллəре, язучылар, журналистлар, галимнəр белəн очрашулар, милли группаларның биш һәм уньеллык юбилейларына əзерлəнүебез, шул вакытта үткəн фəнни конференциядə Казаннан килгəн зур татар галимнəренең чыгышларын тыңлау, үзебез уздырган чаралар турында һәрвакыт «Өмет» газетасына мәкаләләр язуыбыз, сез оештырган «Таң чыклары» әдәби түгәрәгендә беренче тапкыр каләм сынауларыбыз күңелдə онытылмас якты хатирәләр калдырдылар. Шулай ук без 17 нче китапханəдə, Милли мəдəниятлəрне торгызу үзəгендə үткəн чараларда да катнашып килдек.
Татар группасында уку, гомумән, безнең дөньяга карашны киңәйтте, һәр кешенең үзенең туган телен белергә тиешлеген аңлатты.
Мансур Ренадович Гафуров – учащийся 9 класса гимназии №34 г.Ульяновска:
– Уважаемая Резеда Камиловна, с Днём рождения Вас! Будьте всегда успешны и счастливы!
«Жемчужины татарского народа. Книга вторая» – это, действительно, достойная, интересная книга, написанная вами. После её прочтения я начал смотреть на многие знакомые вещи с другой стороны. Особенно затронули главы «Татарский Арбат» города Симбирска–Ульяновска» и «Археологические памятники Волжской Булгарии на территории Ульяновской области». Мы все привыкли, что основные памятники этой эпохи находятся на территории Татарстана. Прочитав книгу, начинаешь больше гордиться и интересоваться нашим городом и областью. Я был крайне впечатлён данным исследованием. Ранее я даже и не подозревал о наличии у нас в Ульяновской области столь древних и важных для нашего народа находок. Я бы посоветовал прочитать эту книгу тем людям, кто заинтересован историей татарского народа, своего города, кто осознаёт себя частью татарского народа.
Чын күңелдән!
“Өмет” газетасының актив авторы, редакциянең ветераны Резеда Камил кызы Садыкова юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Резеда Камил кызы! Чын күңелебездән Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз һәм “Өмет” газетасының чишмә башында торуыгыз, аны халыкка таратуга зур өлеш кертүегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә озын гомер, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары, тыныч, имин тормыш телибез.
“Өмет” газетасы редакциясе.