Җәмилә Мифтахова – әдәби премия лауреаты

Ульяновск шәһәре “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова татар теле һәм милли әдәбиятыбыз үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Зәки Нури исемендәге премиясенә лаек булды.
Җәмилә Мифтахова оста, сәләтле режиссер буларак озак еллардан бирле татар драматургларының әсәрләре буенча гыйбрәтле спектакльләр куя. Үзенең тырыш, фидакарь хезмәте белән ул татар драматургиясен, халкыбызның традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерүгә, яшьләрдә һәм балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүгә бәһасез өлеш кертә.