Киң күңелле эшмәкәр

Губернатор Алексей Русских сәүдә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында берничә милләттәшебез дә бар.
Новоспасское районыннан Руфия Адельша кызы Алиева Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек эшчәнлеге сферасындагы Почетлы хезмәткәре дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исемгә лаек булды.
Руфия Адельша кызы – шәхси эшмәкәр. Ул 2004 елда Новоспасское район үзәгендә балалар товарларының “Волшебный мир” кибетен ачып җибәрә. Әлеге сәүдә ноктасы хәзерге вакытта да халык арасында бик популяр, ата-аналар үзләренең балалары белән анда бик теләп йөриләр.
Киң күңелле эшмәкәр актив гражданлык позициясенә ия булып, барлык хәйрия акцияләрендә дә катнаша: “Парус надежды” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә һәм социаль приютка бүләкләр, канцтоварлар илтеп тапшыра.
“Руфия Адельша кызы – татар җанлы, иманлы эшмәкәр. Ул җирле татар автономиясе һәм мөселман мәхәлләсе тарафыннан оештырылган бер генә милли, дини чарадан да читтә калмый. Үзенең хәләл малыннан өлеш чыгарып, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрергә, мөселман зиратын төзекләндерергә булыша, мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Игелекле эш-гамәлләре өчен аңа чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Руфия ханым кебек юмарт байларыбыз күбрәк булсын иде”,- ди татар автономиясенең Новоспасское район советы рәисе Раил Муракаев.