Тугрылыклы хезмәт итәргә ант бирделәр

Россия МВДсының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе Дан залында ант бирү һәм егет-кызларга, шул исәптән мөселман кардәшләребезгә беренче махсус званиеларын тапшыру тантанасы узды.
УВД начальнигы полиция генерал-майоры М.М.Левин һәм өлкә эчке эшләр идарәсенең Иҗтимагый советы әгъзасы, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин яшь офицерларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Илдар хаҗи Ватанга тугрылыклы хезмәт итү кирәклеген ассызыклады. Кешеләрне яклау һәм гаделлек сагында тору – изге бурыч һәм Аллаһы Тәгалә юлындагы игелекле миссия, диде ул. Өлкә УВДсының ветераннар советы рәисе И.И.Ахметов та яңа гына тормыш юлына баскан яшь хезмәткәрләргә хәер-фатихасын һәм төпле киңәшләрен бирде. Офицер исеменә бервакытта да тап төшермәгез, Туган илгә намуслы хезмәт итегез, диде ветераннар советы җитәкчесе.
Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте матбугат хезмәте.