Ирләре һәм улларының җиңү белән кайтуын көтәләр

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин Чардаклы бистәсенең Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм аналары белән очрашты.
Мөфти хәзрәтләре мөселман кардәшләребезне мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дөньяга килгән изге аебыз башлануы белән тәбрикләде һәм бу көннәрдә мөмкин кадәр күбрәк тәсбих тарту, Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.) салават әйтү кирәклеге турында искә төшереп үтте.
Аннары Илдар хаҗи күптән түгел Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты оештырган төбәкара җыелышта катнашуы турында сөйләде.
“Җыелыш тәмамланганнан соң минем яныма ирләрен, улларын сугыш кырында югалткан хатыннар, хәсрәтле аналар килде. Алар авыр чакта динебездә терәк һәм таяныч эзләп, үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Шуны исәпкә алып, бүгенге мәҗлесне үткәрергә ниятләдек. Шундый очрашулар өлкәнең барлык районнарында да узачак”,- диде Илдар хаҗи Сафиуллин.
Өлкә мөфтие белдерүенчә, әлеге чара – якыннарын югалтучыларга, ирләре һәм улларының җиңү белән кайтуын көтүчеләргә ярдәм итү мөмкинлеге, чөнки динебез – ныклы иман яшәргә, сынауларны җиңеп чыгарга булыша.
“СВО зонасындагы дошманнарыбызның аңнарына, сез православие динендәгеләр түгел, сез – викинглар һәм мәҗүсилек кыйммәтләре сезгә якынрак, дип сеңдергәннәр. Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: “Аллаһ юлында үтерелгән (шәһит) кешеләр турында: “Үлеләр!”- дип әйтмәгез! Дөреслектә, (алар) тереләр, ләкин сез (аларның нинди мәгънәдә тере булганлыкларын) аңламыйсыз”,- ди (әл-Бәкара, 154). Әлеге аять хатыннар белән һәм аналарның күңелләрен тынычландыра, сабыр булырга куша. Алар геройларының Аллаһы каршында олы дәрәҗәләргә ирешүенә ышана”,- диде Илдар хаҗи.
Мөфти СВОда һәлак булучыларның каберләренә венок кую мәсьәләсенә дә ачыклык кертте. Бу гамәл хәрәм эш булып саналмый, чөнки веноклар әлеге зиратта Туган илебез геройлары дәфен кылынуын, күмелгән булуын һәм аларга хөрмәт күрсәтү, батырлыкларын тану кирәклеген күрсәтә, диде мөфти хәзрәтләре.