Идел буйлап сәяхәткә чыктык

Заволжье районы татар автономиясе һәм Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Әмин улы Назмутдинов милли, дини эшләрдә активлык күрсәтүче мәхәллә мөселманнарын, спонсорлар белән татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен Идел елгасы буйлап сәяхәткә алып чыкты. Меценат Марат Якупов ярдәмендә оештырылган өч сәгатьлек сәяхәттә алтмыштан артык кеше катнашты.
Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспекты 39 нчы йорт адресы буенча урнашкан Ислам мәдәни-агарту үзәгендә тормыш гел кайнап тора. Ел башында биредә Губернатор Алексей Русских һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында төрле буын кешеләрен берләштерүче социомәдәни үзәкне киң җәмәгатьчелеккә презентацияләү чарасы – Ачык ишекләр көне узган иде. Аннары мәхәлләнең актлар залында Казан галимнәре катнашында сәүдәгәр Акчуриннар белән меценат Эдуард Ганеевка багышланган саллы китапларны тәкъдим итү кичәсе үтте. Ә күптән түгел мәхәллә йортында СВО геройлары истәлегенә һәйкәл ачылды һәм балалар Сабан туе гөрләп узды. Хәзер инде Рафаэль Әмин улы мөселман сабыйлары өчен балалар бакчасы ачу чарасын күреп йөри. Әлеге уңышларга без өлкә Губернаторы, шәһәр башлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм киң күңелле эшмәкәрләребез ярдәмендә, мәхәллә халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирештек, ди үзәкнең җитәкчесе.
Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов ак теплоходны шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне сәламләп, милләтара татулыкны ныгытуга, татар мәдәниятен үстерүгә һәм традицион ислам кыйммәтләрен саклап калуга мөһим өлеш кертүләре өчен мәхәллә халкына, шәхсән Рафаэль Назмутдиновка рәхмәт белдерде. Татарлар тормышындагы бөтен яңалыклар турында да хәбәрдар мин, чөнки якын дустым – Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гильметдинов хәбәрләре белән гел уртаклашып тора, диде Кононов. Губернатор Алексей Русских белән бергә федераль үзәк ярдәмендә Ульяновскида һәм өлкә районнарында җәмәгатьчелек пассажир транспортын яңарту программасын төзедек, бу проблеманы хәл итү өчен 5 миллиард сум акча кирәк булачак, диде депутат “Өмет” газетасының баш редакторы соравына җавап биреп. Ә Губернатор урынбасары Александр Коробко сентябрь аенда узачак сайлауларда актив катнашып, соңгы елларда хакимият тарафыннан башкарылган эшләргә лаеклы бәя бирергә өндәде. Бүген СВО зонасында илебез, халкыбыз язмышы хәл ителә, шуңа күрә сүздә һәм эштә бергә, бердәм булыйк, диде ул. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе, Россия халыклары ассамблеясенең Ульяновск региональ бүлеге җитәкчесе Игорь Ножечкин да Ислам мәдәни-агарту үзәгенең халыклар һәм диннәр арасында дуслыкны ныгытуга, СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуга бәһасез өлеш кертүен билгеләп үтте. Тынгысыз йөрәкле Рафаэль Әмин улы башкаларга да тынгылык бирми, теләсә нинди проблеманы уңай хәл итү юлын таба, шундый актив гражданлык позициясенә ия кешеләр күбрәк булсын иде, диде Дума рәисе. Рафаэль Назмутдинов исә Донбасс якларында – махсус хәрби операция зонасында якташ егетләребез янында хәйриячелек миссиясе белән булып кайтуы турында сөйләде. Россиянең чын патриотлары булган ир-егетләребездә фашист калдыкларын тар-мар итеп җиңү белән кайту омтылышы әйтеп бетергесез дәрәҗәдә көчле, диде Заволжье татарларының лидеры.
Районның “Ак калфак” оешмасы рәисе Зөлфинә Галяутдинова белән танылган диджей Равил Айзатуллин ифрат та бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр иде. Татар автономиясе канаты астында эшләп килүче “Асылташ” вокаль төркеме халыкны моңлы вә дәртле җырлары белән сөендерде. Засвияжье район хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Халитова да популяр хитлары белән тамашачының кәефен күтәреп җибәрде. Чал тарихлы Иделгә карап илһамланган милләттәшләребез рәхәтләнеп, онытылып китеп, сәнгать осталарына кушылып җырладылар һәм биеделәр, төрле конкурсларда катнашып осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә инде, бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәтеп сәяхәткә алып чыккан киң күңелле Рафаэль Назмутдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар. Ә инде яңа гына казанда пешкән телеңне йотарлык тәмле үзбәк пылавы белән шифалы үләннәрдән әзерләнгән татар чәе Идел дулкыннары өстендә истәлекле очрашуга кабатланмас ямь өстәде.
Исхак ХӘЛИМОВ.