Тырыш Кәшә кызының язмышы

1946 елның август ае. Чынлы районы Кәшә авылында яшәүче күп балалы Шакмеевлар гаиләсендә бишенче бала – кызлары Нәбирә туа. Сугыштан соңгы авыр еллар. Әтиләре авыру аркасында яшьли үлеп китә. Шуңа күрә Нәбирәгә кечкенә чактан ук крәстиән тормышының бөтен кыенлыкларын татып үсәргә туры килә. Ул әнисе Хәят апа янына утырып кулдан ясалган станокта келәмнәр, япмалар һәм сөлгеләр тукый. Аннары аларны авылдашларына һәм күрше авыллар халкына сатып, тамак туйдырырлык ризык – ипи белән чәй юнәтәләр. Шулай ук очын-очка ялгап яшәү өчен авыр кәсепне үзләштерәләр – үз йортларында сары балчыктан кирпеч ясыйлар. Бәләкәй Нәбирә көянтә белән Зөя елгасыннан балчык һәм су ташый. Кирпечне киптереп мич чыгаручыларга һәм авылдашларына саталар. Апалары белән бергә колхоз бакчасында һәм кырда да эшли әле.
Мәктәптә Нәбирә яхшы һәм бик теләп укый. Актив кызны классның старостасы, пионервожатая, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Барлык чараларда да катнашып, мәктәпнең стена газетасын чыгара, шигырьләр яза һәм аларны сәхнәдән яңгырата.
Урта мәктәпне бетереп, Нәбирә Ульяновск авыл хуҗалыгы институты агрономия факультетының көндезге бүлегенә укырга керә. Әмма әнисе белән мәктәп яшендәге эне-сеңелләренә көн саен ярдәм итәргә кирәк була. Шуңа күрә читтән торып уку бүлегенә күчеп, Кәшә авыл Советында счетовод-кассир булып эшли башлый. Авыл яшьләре бар нәрсәгә дә өлгер, чая Нәбирәне комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Менә шушы көннән тулы канлы, актив тормышы башланып китә. Бу вазыйфада оештыру һәм җитәкчелек итү сәләте ачылып, аның алдагы тормыш юлын билгели.
22 яшьлек тынгысыз йөрәкле һәм тәвәккәл Нәбирәне Рус Чынлысы авылына партком секретаре итеп җибәрәләр. Ул вакытта әлеге вазыйфа колхоз рәисе дәрәҗәсендә була. Ялгызы гына яшәүче әбигә фатирга урнашып, мич янындагы караватта йоклый. Ап-ак ат җиккән арбага утырып эшкә йөри, ә кышын артлы чанада җилдерә.
Яшь кыз менә шул “транспорт” белән Кәшәгә, әнисе һәм якыннары янына кайтып йөри. Кышкы буранда, зәмһәрир салкында посадка буеннан төн уртасында да кайтырга туры килә. Үз-үзен саклау өчен арбага балта белән сәнәк куя. Хәвефле вакытлар була шул. Күрше авыллар малайлары еш кына юлга чыгып шуклыкларын күрсәтәләр. Шулай бервакыт көчле буран вакытында аты аны Цильнага алып чыга. Туңып беткән, әмма исән-сау калган Нәбирә иртәнге якта гына өенә кайтып керә. Аллаһы Тәгалә героинябызны бәла-казалардан саклый.
1969 елда Нәбирә армиядән көтеп алган тәүге сөйгән ярына - яраткан Вильданына кияүгә чыга. Яшь гаилә район үзәге Зур Нагаткинога барып төпләнә.
Декрет ялыннан чыкканнан соң, Нәбирә “Чынлы сельхозтехникасы”на экономист булып урнаша. Озак та үтми, райком секретаре Анатолий Сергеевич Романов хезмәт сөючән һәм эшен җаваплылык хисе тоеп башкаручы хезмәткәргә дәүләт статистика инспекциясенә район инспекторы булып күчәргә тәкъдим итә. Нәбирә Сәлах кызына яңа, катлаулы, күпкырлы һәм җаваплы эшне үзләштерергә туры килә. Төннәр буе йокламыйча, инструкцияләр укый, отчетлар җыярга һәм аларны өлкә инспекциясенә тапшырырга өйрәнә. Озак еллар подвалда яткан архивны тәртипкә китерә.
Шулай бервакыт Мәскәүдән, РСФСР ЦСУсыннан инспекция тикшерү белән килеп төшә. Район статистика бүлегенең эшчәнлеген тулысынча тикшереп чыгалар. Һәм бернинди хилафлыклар һәм җитешсезлекләр дә тапмыйлар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Нәбирә Сәлах кызы РСФСР ЦСУсының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә 1978 елда өлкә статистика идарәсенең Почет грамотасын алу бәхетенә ирешә. Әлеге идарә начальнигы тырыш һәм елгыр Нәбирәне “юла-кыз” дип йөртә. Хезмәт сөючән һәм актив тормыш позициясенә ия булуы өчен Нәбирә Сәлах кызын райисполкомның коммунистлар партиясе оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.
1978 елда Хөкүмәт илебездә өстәмә рәвештә халык санын исәпкә алу үткәрү турында карар кабул итә. Бу эш өчен бөтен җаваплылык районның статистика бүлегенә йөкләнә. Штаблар оештырырга, грамоталы, белемле кешеләр табарга һәм аларны өйрәтергә кирәк була. Чынлының статистика бүлеге Нәбирә Сәлах кызы җитәкчелегендә билгеләнгән бурычны үрнәкле итеп, ягъни отличнога үти. Өлкәдә беренчеләрдән булып тапшыралар һәм башка районнарның отчетларын тикшерергә ярдәм итәләр. Халык санын исәпкә алуны вакытында һәм сыйфатлы үткәргән өчен статистика идарәсе Н.С.Мухитованы Рәхмәт хаты белән бүләкли.
1984 елның февралендә депутатларның Чынлы район Советы башкарма комитеты секретаре пенсиягә китә. Хезмәт сөючән, җитди булуын, оештыру талантын һәм халык белән эшли белүен исәпкә алып, район Советы рәисе Александр Григорьевич Морев Нәбирә Сәлах кызы Мухитованы башкарма комитет секретаре итеп сайларга тәкъдим итә.
Бик тә җитди һәм җаваплы вазыйфа бу. Бөтен оештыру эшләрен алып барырга, башкарма комитетның эш планын төзергә һәм аның үтәлешен контрольдә тотарга, сессияләр белән башкарма комитет утырышларын вакытында үткәрергә, депутатлар һәм даими комиссияләр белән эшләргә, законнарны төгәл белергә һәм аларны дөрес итеп кулланырга, кадрларны сайлап алып өйрәтергә, сайлаучылар һәм яшьләр белән эшләргә туры килә. Шулай ук 22 авыл Советы (реформадан соң – авыл администрацияләре) аның карамагында һәм җаваплылыгында була. Төрле сайлау кампанияләрен оештыру һәм үткәрү бурычы да райисполком секретаренә йөкләнелә. Катлаулы һәм җаваплы эш бит бу. Нәбирә Сәлах кызы бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, җирле Советларга, Дәүләт Думасына һәм илебез Президентын сайлауларны берничә тапкыр оештыра. Һәрбер сайлау кампаниясе үзенең үзенчәлекләре белән аерылып тора. Әмма безнең Нәбирәбез, барлык авырлыкларны да җиңеп, район, өлкә, ил мәнфәгатьләрен өстен куя һәм билгеләнгән бурычларны җиренә җиткереп үти. Чөнки ул гади крәстиян гаиләсендә туып үсеп, тормыш сынауларын үз җилкәсендә татыган кеше.
Нәбирә Сәлах кызы җәмәгать эшләрен оештырырга да вакыт һәм мөмкинлек таба.
1998 елда Чынлы районында татар автономиясенең бүлекчәсен оештыра һәм 2011 елда лаеклы ялга киткәнче аңа җитәкчелек итә. Нәбирә Сәлах кызы район татарларын үз тирәсенә туплый. Без бергәләп Ульяновск, Казан шәһәрләренә татар артистларының концертларына һәм спектакльләренә барып йөрдек. Шулай ук “Туган тел” мәгърифәтчелек оешмасының җирле бүлекчәсен ачып җибәрде.
2006 елдан районыбызда Равия Шрша һәм Тәльгат Идиатуллов катнашында ел саен балалар һәм яшьләр өчен “Язгы моңнар” фестиваль-конкурсы үткәрелә башлый.
2001 елның 1 декабрендә илебездә “Бердәм Россия” сәяси партиясе барлыкка килә. Тиз арада өлкәдә һәм районнарда партиянең бүлекчәләре булдырыла. Оештыру осталыгын һәм авторитетын исәпкә алып, Нәбирә Сәлах кызы Мухитова “Бердәм Россия” партиясенең Чынлы районындагы җитәкчесе итеп сайлана. Һәрвакыттагыча, ул билгеләнгән бурычны үти. Кыска гына вакыт эчендә 300дән артык кеше партия сафларына кабул ителә, авылларда һәм предприятие-оешмаларда 20дән артык партия ячейкасы булдырыла.
Нәбирә Сәлах кызы, бала вакытта ук авырлыклар һәм тормыш нужасын җитәрлек татыгынга, халыкны социаль яклау линиясе буенча зур эш алып бара. Ул озак еллар авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча комиссия рәисе вазыйфаларын башкара. Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә, пожарда зыян күрүчеләргә, ятимнәргә, авырып ятучыларга һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәләр. Нәбирә Сәлах кызы – үзенең көндәлек хезмәте белән кешеләргә булышучы, халыкның тормышын җиңеләйтергә, яхшыртырга һәм яңартырга тырышучы җитәкчеләрнең берсе.
Нәбирә Сәлах кызы Мухитованың күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. 1976 елда ул “Фидакарь хезмәте өчен” (“За трудовую доблесть”) медаленә лаек була. Аның гаилә архивында 30дан артык Мактау грамотасы саклана. РСФСРның ЦСУы, өлкә Губернаторы, өлкә Законнар чыгару Җыелышы, өлкә сайлау комиссиясе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, КПССның Чынлы райкомы, өлкәнең халык контроле комитеты, “Известия” газетасы һәм башка күп оешмалар аңа рәхмәт белдерә. Н.С.Мухитованың фидакарь хезмәтенә өлкә җитәкчелеге югары бәя биргән. Сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлектә актив катнашуы өчен өлкәдә беренчеләрдән булып Губернаторның “За веру и добродетель” почет билгесе белән бүләкләнә. Аның исеме “Сембер-Ульяновск краеның данлыклы һәм танылган эшлеклеклеләре белешмәлеге”нә (2003 ел) һәм “Сембер-Ульяновск. Кешеләр һәм еллар” китабына (2010 ел) кертелгән. 2001 елда Нәбирә Сәлах кызына Чынлы районының Почетлы гражданины дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелә.
Нәбирә 45 яшендә тол кала. Ул озак еллар авыру ирен – яраткан Вильданын кадерләп карый, аны савыктырып, аякка бастырырга тырыша. Кызганычка, үлемнән коткарып кала алмый...
Ике кыз баласын тәрбияләп үстерә. Хәзер алар өлкә күләмендәге җаваплы урыннарда эшлиләр. Кызлары яраткан әниләренә дүрт онык бүләк итәләр.
Хәзерге вакытта Нәбирә Сәлах кызы туган авылы Кәшәдә үз йортында яши. Олы яшьтә булуына карамастан, бөтен көчен һәм энергиясен эшкә җигеп, бакчасын һәм ындырын карый. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, чәчәкләр үстерә. Авылдашлары һәм туганнары белән аралашып яшәүдән күңел тынычлыгы таба. Авылда аны барысы да ярата һәм хөрмәт итә. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән һәрбер көнгә шатланып, сөенеп яши. Балалары белән оныклары еш кайтып йөриләр. Бәхет өчен шул да җитә, ди ул.
Безнең Нәбирәбез - ышанычлы дус, сердәш, киңәшче, күпләр өчен терәк һәм таяныч. Ул бүген дә әле үзенең коллегалары һәм хезмәттәшләре белән аралашып тора. Кунакчыл хуҗабикәнең ишекләре һәрвакыт ачык, ә табыны һәрчак әзер.
Татар-мөселман гаиләсендә туып, беренче сүзләрен татарча әйтеп, татар мәктәбенең 11 классын тәмамлаган гади авыл кызының дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелүе һәм 45 ел җаваплы урыннарда эшләве – бу зур, олы һәм шатлык-куанычлы гомер нәтиҗәсе. Чынлы районы халкы Нәбирәбезне олылый, хөрмәт итә, якын күрә. Күпләр аны районның казанышы һәм легендасы итеп саный.
Рәйсә АЛЕЕВА.