Гыйлем ияләренең дәрәҗәсе һәм белем алуның фазыйләте

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебездә гыйлем ияләренең дәрәҗәсе һәм белем алуның фазыйләте хакында аңлатып үтәрбез.

Атабыз Адәм галәйһиссәламне искә төшереп үтик әле. Ул иң зур, иң олы могҗизага ия була – Аллаһы Тәгалә аны барлык телләрне һәм бөтен нәрсәләрнең исемнәрен белү нигъмәте белән бүләкли. Коръәни-Кәримдә: “Ул исемнәрнең барчасын аңа өйрәтте”,- диелә (әл-Бәкара, 31). Аннары Раббыбыз фәрештәләргә әйберләрнең исемнәрен атап үтәргә куша. Фәрештәләр аларны атап үтәргә сәләтсез булуларын күрсәткәч, Аллаһы Тәгалә: “И, Адәм, аларга (күрсәтелгән нәрсәләрнең) исемнәрен әйтеп бир!”- ди (әл-Бәкара, 33). Шуннан соң Адәм галәйһиссәлам фәрештәләргә барлык исемнәрне һәм атамаларны әйтеп бирә. Тәфсирләрдә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә Адәм атабызга өйрәткән исемнәр барлык телләрне һәм бөтен нәрсәләрнең мәгънәсен, сыйфатларын үз эченә алган. Адәм галәйһиссәлам гыйлемен үзенең балаларына тапшыра. Ул үлгәннән соң балалары дөньяның төрле почмакларына таралып, билгеле бер телдә сөйләшә башлыйлар. Шул вакыттан җир шарының һәр өлешендә ниндидер тел өстенлек итә башлый, ә башка телләр бөтенләй онытыла (Фәхретдин әр-Разый, Тәфсирүл-Кәбир, 2:176). Фәрештәләр: “Син (һәр кимчелектән) пакь! Бездә һич белем юк, мәгәр син безгә өйрәткәнне генә беләбез. Һичшиксез, Син – (һәрнәрсәне) Белүче, Хикмәт иясе”,- дип җавап бирәләр (әл-Бәкара, 32). Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламнең гыйлеме аркасында фәрештәләрдән өстен булуын күрсәтә. Ә фәрештәләрнең җавабында безнең өчен зур сабак, гыйбрәт бар. Алар “бездә һич белем юк” дип әйтергә оялмаган. Шуңа күрә ниндидер сорауга җавап бирә алмаганда яки нәрсәнедер аңлатырга дәлилләр җитеп бетмәгәндә, мин белмим, дип әйтүнең бернинди ояты да юк. Дини мәсьәләләргә бу аеруча да кагыла. Әгәр шикләнәсез яки төгәл генә белмисез икән, дәшмичә калуыгыз хәерлерәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Аллаһ, фәрештәләр һәм гыйлем ияләре Аннан башка гаделлек урнаштыручы һичбер илаһ булмаганына шаһитлык итәләр. Ул – (җиңелмәс) Бөек һәм Хикмәт иясе. Аннан башка һичбер илаһ юк” (Әлү-Гыймран, 18).

Имам Әбү Хәмид әл-Гәзәли Шәфии болай дигән: “Аллаһы әлеге аятьтә башта Үзен, фәрештәләрне, аннары гыйлем ияләрен телгә ала. Белемнең фазыйләтен, дәрәҗәсен һәм олуглыгын аңлау өчен менә шул мисал да җитә” (“Ихью үлүм әд-дин”, имам әл-Гәзәли, 1/5).

Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Аллаһ сезне берни белмәгән хәлегездә аналарыгызның карыннарыннан чыгарды, сезгә колаклар, күзләр һәм (аң-зиһен үзәге булган) күңелләр бирде. Бәлки, сез шөкер итәрсез” (ән-Нәхл”, 78).

Бине Кәсир тәфсирендә болай диелә: “Аллаһы Раббыбыз аларны берни белмәгән хәлдә аналарының карыннарыннан чыгаруы турында Үзенең колларының исләренә төшерә. Аннары Ул аларга тавышларны ишетү өчен колаклар, күренә торган нәрсәләрне күрү өчен күзләр, шулай ук йөрәктә - күңелдә (кайбер фикерләр буенча баш миендә) урнашкан аң-зиһен, акыл бирә. Аң-зиһенгә таянып файда белән зыянны аерырга мөмкин. Кешенең яше арткан саен барлык әлеге көчләр һәм хисләр арта бара. Мәсәлән, ишетү, күрү һәм акыл – уйлау сәләте кеше урта яшькә җиткәнче үсә. Аллаһы Тәгалә боларны һәммәсен дә кешегә Үзенең Раббысына гыйбадәт кылып яшәсен өчен бирә.

Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең бүлмәсеннән чыгып мәчеткә керә. Ул ике төркемгә бүленгән кешеләрне күрә: беренче төркемдәгеләре Коръән укып, догалары белән Аллаһы Тәгаләдән сорыйлар, ә икенче төркемдәгеләр белем ала һәм гыйлем бирәләр. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай ди: “Алар барысы да дөрес, яхшы эшли. Бу кешеләр Коръән укый һәм Аллаһыдан сорый. Әгәр Аллаһы теләсә, догаларын кабул кылыр, әгәр теләмәсә – кабул кылмас. Ә бу кешеләр гыйлем ала һәм гыйлем бирә, һәм мин дә гыйлем бирүче буларак иңдерелдем”. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) икенче төркем янына барып утыра (Бине Мәҗә). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) шул рәвешле белем алуның әһәмиятен күрсәтә.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Әй, Әбү Зәрр, 100 рәкәгать намаз (нәфел намазы) укуга караганда, иртән торып (мәчеткә, мәдрәсәгә яки мөгаллимнең өенә барып) Аллаһы Китабындагы бер аятьне өйрәнү синең өчен күпкә яхшырак, хәерлерәк. Әгәр кеше фәннең бер бүлеген (фикһ буенча бер теманы) өйрәнсә, берәр төрле гамәл кыламы, юкмы, 1000 рәкәгать нәфел намазы укуга караганда, аның өчен яхшырак, хәерлерәк булыр” (Бине Мәҗә). Әлеге хәдис Коръән аятьләрен өйрәнергә этәргеч бирә.

Әбү Хүрәйрә (р.а.) тапшырганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Кеше үлгәннән соң, аның, өч гамәленнән кала, барча эшләре дә туктала. Бу өч гамәл: дәвамлы сәдака (җария сәдакасы), башкалар өчен файдалы гыйлем, догачы хәерле бала” (Мөслим). Әлеге хәдистә мәктәпләр һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем бирүче мөгаллимнәр өчен шатлыклы хәбәр бар. Алар башкаларга тапшырып калдырган гыйлем үзләре бакыйлыкка күчкәч тә файда китереп торачак. Чөнки кешеләр әлеге гыйлемнән файдаланачаклар. Һәм аларга гыйлем биреп калдыручыларга туктаусыз әҗер-саваплар барачак.

Без укытучыларга – мөгаллимнәргә хөрмәт күрсәтергә тиеш. Чөнки белем бирү – бик тә катлаулы һәм четерекле хезмәт. Элек балалар һәм аларның ата-аналары укытучылардан курка иде, хәзер, киресенчә, укытучылар әти-әниләрдән куркалар. Китапларга, укытучыларга, үзенең классташларына хөрмәт күрсәтүче бала гына тирән белем алачак һәм әлеге гыйлем аңа ике дөнья бәхетенә ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Хөрмәт вә ихтирам күрсәтмичә генә гыйлем алуы мөмкин түгел.

Аллаһы Тәгалә балаларыбыз, өлкәннәр, мәктәп укучылары, студентлар, көндезге бүлектә һәм читтән торып белем алучылар өчен яңа уку елын мөбарәк кылсын. Раббыбыз гыйлем һәм аңлау ишекләрен ачсын. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.

 

Ә сез беләсезме?

Мөселман галимнәре дөнья фәне үсешенә зур өлеш керткән.

* Әбүгалисинаның “Әл-Канун” китабы мөселман дөньясында һәм тулаем Европада медицинаның нигезе булып саналган. Әлеге китапның 600 ел дәвамында Европа университетларында уку-укыту әсбабы буларак кулланылуы әнә шул хакта сөйли.

* Рази (864-925) беренче тапкыр чәчәк һәм бизгәк кебек авыруларны ачыклый һәм дәвалау юлларын күрсәтә.

* Ахшамсаддин (1389-1459) микроблар булуын ачыклый.

* Камбур Вәсим (1761 елда үлгән) туберкулез микробына тап була.

* Ибраһим Җәссәр (1009 елда үлгән) бер мең ел элек үк инде махау (проказа) чиренең сәбәпләрен күрсәтә һәм аны дәвалау ысулын тәкъдим итә.

* Бине Хатыйб (1313-1374) холера авыруының йогышлы характерга ия булуын фәнни яктан дәлилли.

* Әммәр исемле мөселман галиме тугыз гасыр элек үк инде бары тик үзенә генә билгеле ысул буенча күзләргә хирургия операциясе ясый.

* Али бине Аббәс (994 елда үлгән) ракка каршы хирургия операциясе ясый. Аның “Китаб әл-Мәлики” медицина энциклопедиясе бүген дә актуаль санала.

* 707 елда хәлиф Вәлид бине Абдулмәлик идарә иткән чорда беренче хастаханә булдырыла.

* Мөселман галимнәре математика өлкәсендә зур уңышларга ирешә. Әлеге казанышларга хәзерге Европа галимнәре дә соклана. Европаның данлыклы галиме Жак Рислер, мөселманнар – безнең Яңарышның математика укытучылары, дип яза. Алгебрага нигез салучы Хәрәзми (780-850) беренче булып ноль санын куллана. Ул алгебра буенча “Әл-Җабр вә әл-Мүгалибе” дип аталган беренче китабын яза.