Тотрыклылык һәм үсеш гаранты буларак яңа Халык программасы: Ульяновск өлкәсе “Бердәм Россия” съездында

22 августта Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясе 23 нче съездының икенче этабы узды. Анда илебезнең барлык төбәкләреннән дә өч мең делегат катнашты. Съездның төп нәтиҗәсе – партиянең яңа Халык программасы расланды. Гражданнарның рекордлы 3,5 миллион тәкъдиме әлеге программаның нигезен тәшкил итә. Ульяновск өлкәсе делегациясенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов җитәкчелек итте. Президент һәм партия рәисе игълан иткән федераль дәрәҗәдәге карарлар региональ көн тәртибендә турыдан-туры чагылыш таба: оборона-промышленность комплексы предприятиеләренә булышлык күрсәтүдән алып кадрлар белән социаль инициативаларга кадәр.

Курс билгеләнде: яңа чакырылышның өстенлекле юнәлешләре

Россия Президенты Владимир Путин съездда чыгыш ясап, Дәүләт Думасының киләчәк составы алдында торган төп бурычларны атады. Дәүләт башлыгы болай дип ассызыклады: тиздән узачак сайлаулар Россиянең тотрыклылыгын, аның сәяси системасы өлгергәнлеген һәм илнең теләсә нинди тышкы куркынычларга каршы торырга сәләтле булуын күрсәтәчәк.

“Россия хәтта иң катлаулы шартларда да халык власте принципларыннан чигенмәячәк, барлык дәрәҗәдәге сайлауларны да үткәрәчәк. Дәүләт Думасының яңа составы илебез мәнфәгатьләрен ныклап якларга һәм халыкка хезмәт итәргә әзер булырга тиеш”,- дип белдерде Владимир Путин.

Президент, СВО – махсус хәрби операция сугышчыларына ышаныч белдереп, фронттагы ситуациягә аеруча зур игътибар бирде.

“Безнең сугышчыларыбыз сынатмаслар дип ышанам. Хәзер бөтен Россия алар белән”,- диде ул.

Владимир Путин партиягә үзенең төпле хәер-фатихасын бирде:

“Бердәм Россия” бервакытта да буш вәгъдәләр бирмәде, таратмады, шуңа күрә әйдәп баручы сәяси көчкә әверелде. “Бердәм Россия”нең бурычы – СВОда җиңү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү”,- диде Президент.

Президент, үзенең чыгышын тәмамлап, делегатларга менә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

“Без бергәләп, һичшиксез, барлык планнарны, уй-ниятләрне дә тормышка ашырачакбыз. Бары тик алга барачакбыз, Россиягә хезмәт итәчәкбез. Җиңү бары тик безнеке генә булачак!”

Партия рәисе Дмитрий Медведев, программаның проектын тәкъдим итеп, аны гражданнар бердәмлегенең символы дип атады.

“Без – миллионлаган партиялеләр һәм “Бердәм Россия” тарафдарлары, һәм, әлбәттә индн, тәкъдимнәре, идеяләре, инициативалары Халык программасына кергән миллионлаган гражданнар, бу адымны бергәләп, иңгә-иң куеп ясыйбыз. Безнең сайлау алды документыбыз – ул бердәмлек символы. “Бердәм Россия” чирек гасыр элек нәкъ менә шул максат белән булдырылган иде”,- диде Медведев.

Яңа структура: биш ел һәм стратегик образ

Беренче тапкыр Халык программасы ике документтан гыйбарәт. Беренчесе – сайлау алды программасы үзе, ул көндәлек мәсьәләләрне хәл итү юлларын һәм парламентның яңа составы вәкаләтләре срогына эш планын үз эченә ала. Икенче блок – киләсе 10 елда Россиянең стратегик образын сурәтләүче төп идеологик һәм кыйммәтләр ориентирлары.

Әлеге документка төрле сфераларны колачлаган барлыгы 527 карар керә. Төп юнәлешләр: керемнәрне арттыру, гаиләләргә ярдәм итү, торак төзелеше, ясалма фәһем (искусственный интеллект) үсеше, оборона технологияләре һәм тышкы сәясәт. Уртача сроктагы перспективада МРОТны 35 мең сумга кадәр җиткерү төп бурычларның берсе итеп билгеләнгән. Шулай ук ике һәм аннан да күбрәк балалары булган эшләүче ата-аналарга ел саен гаилә түләве (семейная выплата) кертү күздә тотыла. СВО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым блок багышланган.

Ульяновск өлкәсе: федераль үзәк карарларыннан төбәктәге нәтиҗәләргә

Съездда Ульяновск өлкәсе делегациясе составында РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов эшләде. Ул төбәк халкының яңа программага төп тәкъдимнәрен билгеләп үтте.

“Авыл укытучысының дәрәҗәсен күтәрү кирәклеге турында барлык укытучылар да диярлек сөйли. Ә моның өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Шуңа күрә “Земство укытучысы” программасы буенча авыл җиренә эшкә килүче педагоглар өчен бер тапкыр акчалата түләүләрне кимендә 5 миллион сумга кадәр арттырырга кирәк. Тормыш гел алга бара, кызганычка, ул кыйммәтләнә һәм, әлбәттә инде, хәзер бер миллион сумга фатир сатып алып булмый, йорт төзеп керүе дә мөмкин түгел. Бу мәсьәләгә җитди рәвештә алынырга, аны хәл итәргә кирәк”,- дип белдерде Владимир Кононов.

Нәтиҗәгә – бергәләп

“Бердәм Россия”нең яңа Халык программасы максатлар кую белән генә чикләнми – ул аларга ирешү механизмнарын да билгели. МРОТны күтәрү белән гаиләләргә ярдәм күрсәтүдән алып поликлиникалар төзү һәм ясалма фәһемне үстерүгә кадәр – документның һәрбер бүлеге конкрет карарлар белән тулыландырылган.

Халык программасы кабул ителде – алда зур эшләр көтә. Бюджетларны кабул иткәннән соң программага кергән барлык юнәлешләр конкрет объектларга әвереләчәк.

Ульяновск өлкәсе бу эшне тормышка ашырырга әзер. Владимир Кононов ассызыклавынча, сыйфатлы белем бирү һәм кадрлар әзерләүнең яңа программалары, инициативаларга – башлангычларга грантлар аркылы ярдәм итү, гаиләләргә булышлык күрсәтү бүген үк инде уңай нәтиҗәләр бирә. Яңа Халык программасы кысаларында аларның масштабын киңәйтү халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә чираттагы адымга әйләнер.

Иван КРЮКОВ.