22 август – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне

Россия Халыклары бердәмлеге елында әлеге бәйрәм аерым мәгънә ала. Дәүләт флагы – ул рәсми символ гына түгел, ә үткән белән киләчәкне бәйләп торучы тере җеп, илебезнең күпмилләтле байлыгы һәм рухи көченең ачык чагылышы.
Триколор астында безнең бөек дәүләтебез үзенең суверенитетын – бәйсезлеген яклый, сынауларны җиңеп чыга һәм куәтен ныгыта. Аның фонында фәнни ачышлар ясала, инновацион технологияләр булдырыла, спортта рекордлар куела. Туган илебезнең бүгенге саклаучылары, Россия байрагы астында берләшеп, үзләренең хезмәтләрен лаеклы рәвештә башкаралар һәм сугышчан бурычларны намус белән үтиләр.
Кадерле дуслар! Бүген Россия флагы илебезнең һәр почмагында, зур һәм кече шәһәрләрдә, авылларда ирекле җилфердәп, аның какшамаслыгын һәм олуглыгын, бөеклеген ассызыклый. Алда да ул безне Туган илебез хакына яңа үрләр яуларга илһамландырсын, берләштерсен һәм көч, киләчәккә какшамас ышаныч символы булып калсын иде.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.