Йорт биләмәләре матурлана

Губернатор Алексей Русских Засвияжье районында йорт яны территорияләрен ремонтлау эшләренең сыйфатын тикшерде.
Төбәгебез башлыгы Алексей Русских Засвияжье районының Промышленная һәм Отрадная урамнарындагы йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләре белән танышты.
“Яңарту эшләренә керешер алдыннан ситуация бөтен җирдә дә охшаш иде: юллар җимерелеп беткән, килеп туктау урыннары, тротуарлар һәм парковка зоналары юк. Боларны барысын да төзәттек. Шушы йортларда яшәүчеләргә активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт: үз йортларында эшнең барышын контрольдә тоттылар, сыйфатын һәм темпларын тикшерделәр”,- диде Губернатор.
Алексей Русских хәбәр итүенчә, 2024-2025 елларда төбәгебездә 400 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Быел тагын 188 объект тәртипкә китерелә.
“Ульяновск шәһәрендә 100 йорт яны биләмәсе яңартыла. Эшнең барышын атна саен тикшерәм. Өлкә үзәгендә 57 йорт яны ремонтланды инде. Өч ел эчендә 600 йорт – “Минем йортым” өлкә программасын тормышка ашыруның яхшы темплары бу”,- ди Губернатор.