Җиңүне бергәләп якынайтабыз

Заволжье районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ислам мәдәни-агарту үзәге һәм “1 нче мәхәллә” җитәкчесе, өлкә мөфтиенең урынбасары, “Тыл Поволжья” командасы әгъзасы Рафаэль Назмутдинов шушы көннәрдә генә СВО – махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Ул дошманга каршы сугышучы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм илтеп тапшырган.

Заволжье районы татар автономиясе һәм Ислам мәдәни-агарту үзәге махсус хәрби операция башланган көннән бирле фронтка гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша. Җирле “Ак калфак” оешмасының тынгысыз йөрәкле гүзәл затлары кичләрен мәхәлләгә җыелып маскировкалау челтәрләре үрәләр, шулай ук кулдан токмач кисәләр һәм чәкчәк пешерәләр. Ә мәхәллә мәчетенә йөрүче аксакаллар боларны барысын да тартмаларга тутырып волонтерлар аркылы ир-егетләребезгә җибәрә. Донбасс якларына озатылачак чираттагы гуманитар ярдәмне дә алар күмәкләшеп әзерләгәннәр. Җиңү көнен якынайтучы сугышчыларга күчтәнәчләрне мәхәллә рәисе Рафаэль Әмин улы Назмутдинов шәхсән үзе илтеп тапшырырга ниятләгән. Һәм Ульяновскиның 104 нче десант-штурмлау дивизиясе хәрби хезмәткәрләре белән бергә ерак юлга кузгалганнар. Ростовта кич кунып, бер тәүлек эчендә билгеләнгән ноктага барып та җиттек, ди Рафаэль хаҗи.

Донецк Халык Республикасы территориясендә урнашкан хәрби подразделениедә күбрәге мөселман кардәшләребез – татарлар, башкортлар һәм үзбәкләр хезмәт итә икән. Рафаэль хаҗи туган якларын өзелеп сагынучы ир-егетләргә дәүләтебезне күз карасыдай саклау кирәклеге, Ватанны ярату иманнан булуы турында вәгазь сөйләп, Коръән китаплары белән догалыклар, шулай ук намазлыклар белән дисбеләр тараткан. Шифалы һәм сихәтле “Зәм-зәм” суын татып карарга теләүчеләр озын чиратка басты, ди Рафаэль Әмин улы. Мәрхүм әти-әниләре рухына багышлап дога кылуны сорап килүчеләр булды, аларга күңел тынычлыгына ирешү өчен ару-пакьләнеп, тәһарәтләнеп, белгән сүрәләрен, догаларны укырга киңәш иттем, ди ул. Ә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында алып барган гуманитар ярдәмне – мәктәп формалары белән букчаларны, шулай ук канцелярия кирәк-яракларын шушы көннәрдә хәрби подразделение командиры Донецк шәһәре мәктәбендә белем алучы балаларга илтеп тапшырачак.

Сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган ир-егетләр туган якларыннан килгән күчтәнәчләргә аеруча да сөенгән. Без күп итеп алып барган телеңне йотарлык тәмле бал, затлы һәм татлы чәкчәк, хәләл казылык һәм башка тәм-томнар белән рәхәтләнеп чәй эчтеләр, якыннарын сагынып сөйләделәр, кайнар сәламнәрен тапшыруны сорадылар, ди Рафаэль Әмин улы. Алгы сызыкка – передовойга сугышчан бурычларын үтәргә киткән егетләргә гуманитар ярдәмне дроннар илтеп җиткерәчәк икән. Хәрби подразделение командиры әйтүенчә, хәзерге вакытта дроннар – сугышчыларның алыштыргысыз ярдәмчесе. Алар солдатларга азык-төлек, эчә торган су, хәтта хәрби припаслар да ташый.

“Төшке һәм кичке ашны подразделение ашханәсендә солдатлар белән бергә утырып ашадык. Бик тә тәмле пешерәләр. Порцияләре – тамак туярлык. Тылдан – Россия төбәкләреннән гуманитар ярдәм даими рәвештә килеп тора икән. Шуңа күрә азык-төлек запаслары җитәрлек”,- ди Рафаэль Назмутдинов.

Заволжье татарларының лидеры фашист калдыкларына – неонацистларга каршы сугышучы ир-егетләребездә явыз дошманны тиз арада җиңеп, өйләренә, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайту теләге бик тә көчле булуы турында белдерде. Җиңү бары тик безнеке генә булачак, без җиңәчәкбез, башка төрле булуы мөмкин түгел, дигән сүзләрне еш кабатлыйлар, ди Рафаэль хаҗи.

“Тыл Поволжья” командасы хәйриячелек миссиясен уңышлы, җиренә җиткереп үтәп кайтуы өчен Рафаэль Әмин улына рәхмәт белдерә.

“Махсус хәрби операция зонасының алгы линиясенә китәргә җыенучы сугышчылар белән шундый очрашуларның файдасы әйтеп бетергесез зур. Дин әһелләренең, имамнарның үгет-нәсыйхәтләре, төпле киңәшләре хәрби хезмәткәрләргә дин, иман, традицияләр белән бәйләнешне саклап калырга, таяну ноктасы табарга ярдәм итә, иң кыйммәтлесе менә шул”,- диелгән “Тыл Поволжья” командасының Рәхмәт хатында.

Ә Рафаэль Назмутдинов гуманитар ярдәмне җыеп озатуда катнашучыларга – мәхәллә халкына, юмарт эшмәкәрләргә һәм спонсорларга рәхмәт сүзләрен юллый.

Исхак ХӘЛИМОВ.