Сәүдәгәр Абушаев эзләреннән

Ульяновск шәһәрендә Сембернең данлыклы сәүдәгәре Шәмшетдин Абушаевның нәсел дәвамчылары - оныклары Айгөл һәм Альфред Мансуровлар булып китте.
Милләтебез, илебез тарихында тирән эз калдырган ата-бабаларының үткәнен, катлаулы язмышын җентекләп өйрәнүче Айгөл һәм Альфред Мансуровлар кайчандыр якын туганнары - сәүдәгәр Шәмшетдин Абушаев йөргән эзләрдән атлап, Ульяновскиның “Симбирское купечество” музеенда, Татар мәдәният үзәгенең мәгариф һәм мәдәният музейханәсендә экскурсиядә булдылар, шулай ук Ульяновск районының “Абушаев” агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Мәдәният үзәгендә Шәмшетдин Абушаевның малтабарлык һәм хәйриячелек эшчәнлегенә багышланган тематик стенд кунакларда аеруча зур кызыксыну тудырды.
“Без Ульяновскига килүебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Әбиемнең хыялында гына булган теләк 100 елдан соң тормышка ашты. Кызганычка, ул күрә алмады. Ике гасыр элек яшәгән якын туганнарыбыз йөргән юллардан узу бик дулкынландыргыч”,- ди Кәрим Абушаевның бишенче буын оныгы Альфред Мансуров. Хәзерге вакытта ул Грузиядә гомер кичерә.
Тарих фәннәре кандидаты, төбәкче Римма Вильданова әйтүенчә, сәүдәгәрләр нәселенең чишмә башында торучы Шәмшетдин Абушаев Сембер каласында кәсебен чәй һәм бакалея товарлары сатуны җайга салу белән башлап җибәрә. Ул үзенең улы Мөхәммәткәрим белән эшмәкәрлекне бик тә уңышлы алып барып, шәһәребезнең төп урамнарында берничә зур кибет тота. Бирючевка бистәсендәге (хәзер Ульяновск районына керә) “Абушаев бакчасы” әлеге гаиләнең горурлыгына әверелеп, данын еракларга тарата.
1871 елда сәүдәгәр Шәмшетдин Абушай улы Абушаев Бирючевкада 800 дисәтинә җир мәйданы сатып алып, гаҗәеп дәрәҗәдә зур масштабтагы хуҗалыгын җәелдереп җибәрә. Ул авылдан бер чакрым ераклыктагы сазлык урынны тулысынча киптереп (җир астыннан чишмәләр бәреп торып, суы бер метр ярымга кадәр күтәрелгән), җирне киптерү каналлары суза һәм буалар буа. Ә янәшәдә генә һәркемдә соклану тудырырлык, үрнәк булырлык утар төзеп куя. Абушаев игенчелек белән киң күләмдә шөгыльләнә, шулай ук нәселле атлар үрчетә һәм умартачылык белән бакчачылыкка алына.
Архив мәгълүматларына караганда, “Абушаев бакчасы”ның гомуми мәйданы 30 дисәтинә тәшкил иткән. Әлеге бакчада 8 мең төп алмагач исәпләнгән, шулай ук владимир чиясе һәм төрле сорттагы карлыган үскән. Данлыклы бакчаның җиләк-җимеш питомнигы белән оранжереясы да булган әле.
Бакчаның корылышы, ягъни планировкасы, чын мәгънәсендә, гаҗәпләнерлек. Сәүдәгәр Абушаев аны дүрт квадратка бүлеп, һәркайсында бер-ике кое казыта. Һәрбер коедан каналлар суза, алар күп санлы буаларның берсенә барып тоташкан. Бер-берсенә агач проходлар – тротуарлар белән тоташкан барлыгы дүрт буа була. Әлеге әкияти җирлек биеклектән мәһабәт мәчет рәсемен хәтерләткән. Буа тирәсенә искиткеч матур беседкасы булган утраучык ясап куйганнар.
Корылыктан саклану максатында аллеялар буена сары акацияләр утыртканнар, ә карлыганнар питомнигын аю баланы куаклары бизәгән. Яз башында төрле куаклар чәчәк ата башлагач, сирень, шомырт, слива белән чия чәчәгенең хуш исе таралып, хәтта күрше авылларга кадәр барып җиткән. Шуңа күрә Бирючевка бистәсе халкы “Абушаев бакчасы”н бик тә хаклы рәвештә “җәннәт бакчасы” дип йөрткән.
Сәүдәгәр Абушаевка күп тапкыр авырлыклар һәм сынаулар аша узарга туры килә: корылык яки салкыннар аркасында бакчасы юкка чыга, әмма ул аны яңадан утырта. Нәтиҗәдә тырыш хезмәте гаиләгә зур табыш китерә башлый. 1893 елда беренче тапкыр бакчадан мул уңыш җыеп алалар. Бакчачылык культураларын үрнәкле итеп алып баруы өчен Абушаев Россия җиләк-җимешчелек җәмгыятенең Кече көмеш медале белән бүләкләнә.
1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң Абушаевлар гаиләсе хәләл көч белән җыйган байлыгын, мал-мөлкәтен югалта һәм туган якларыннан бөтенләйгә күчеп китәргә мәҗбүр була.
Бүген татар җәмәгатьчелеге, малтабарларыбыз алдында Сембер сәүдәгәрләренең, аерым алганда, патша табынына искиткеч тәмле, сусыл алмалар җибәреп торган Шәмшетдин Абушаев турындагы истәлекләрне кадерләп саклау, исемнәрен мәңгеләштерү бурычы тора, ди тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданова.
И.ХАСИБОВ.