Дуслар җыелган җирдә

Тимерьюл районының “Винновская роща” ял паркында “Дуслар җыелган җирдә” йола бәйрәме узды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова җитәкчелегендәге “Нур” татар халык театры оештырган “Шанхай”да милләттәшләребез яшь чакларын искә төшереп, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Татарстанның күрше районнарыннан Ульяновскига килеп урнашкан татар яшьләре өчен “Шанхай” аралашу һәм күңел ачу урынына әверелә. Завод-фабрикаларда эшләп кайткан егет-кызлар тулай торак ишегалдында җыелып кич утыра башлый. Шәһәрнең төрле почмакларында яшәүче татар җыр-биюләренә сусаган яшьләр күрешеп аралашу, тиң парын табу теләге белән “Шанхай”га ашыгалар. Шулай итеп, “Шанхай” йола бәйрәменә әйләнә һәм ул бүгенге көнгә кадәр сакланып килә.
“Дуслар җыелган җирдә” бәйрәменә “Шанхай”ның үзәгендә кайнаган, бүген инде олыгая барган абый-апалар үзләренең оныкларын җитәкләп килгәннәр иде.
“Нур”лылар кичәне бик оста, күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырганнар. Җыр-биюләр онытылмас милли уеннар һәм конкурслар белән бергә үрелеп барды. Милләттәшләребез үзешчән артистларга кушылып биеделәр дә, җырладылар да, уеннарда да катнаштылар. Түзеп торып буламени соң? “Су агышы” уенында, дәртләнеп китеп, без дә катнаштык. Сембер сәхнәсе йолдызы Альберт Насибуллин танылган артист Тямайдан бер дә ким куймый икән. Ул сәхнәдән төшеп, тамашачы белән бергә сикереп-сикереп биеде. Ә “Нур” театры вәкиле Фәния Арсланова милли кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте. Энҗе-мәрҗәннәр белән чиккән калфаклары татар кызларына кабатланмас матурлык өстәде.
Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары – Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Константин Анохин, “Россия халыклары ассамблеясе” оешмасының региональ бүлекчәсе рәисе урынбасары Полина Гоналишина, “Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина саф һавада җыр-биюле күңелле кичә оештырган өчен “Нур” татар халык театры коллективына рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Шәһәребезнең үзәкләштерелгән клуб системасы директоры, шәһәр Думасы депутаты Людмила Хохлова милли мәдәниятләр үсешенә, халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертүе өчен “Нур” театры режиссеры Җәмилә Мифтахованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм сәхнә остасының тырышлыгына, фидакарь хезмәтенә соклануын белдерде.
“Безнең Җәмилә – татар халкының йөзек кашы, горурлыгы. Ул сәхнәләштергән спектакльләрне тамашачы яратып кабул итә. “Аулак өй”, “Шанхай” һәм “Мөнәҗәтләр кичәсе” йола бәйрәмнәрен ел саен бик тә уңышлы оештыра”,- дип горурланып сөйләде ул.
“Дус-тату коллективыбыз белән яңа театр сезонына җиң сызганып әзерләнәбез. Көз айларында тамашачы игътибарына яңа спектаклебезнең премьерасын тәкъдим итәчәкбез”,- дип шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты Җәмилә Мифтахова.
Рузия ХӘЛИМОВА.