Балалар сәхифәсе

"Өмет"ебезнең  21 август чыгарылышында нәни дусларыбызга күчтәнәч әзерләдек - "Балалар сәхифәсе" дөнья күрәчәк. 

Кадерле нәни дусларыбыз! 1 сентябрь - Белем көне якышлаша. Димәк, мәктәпләрдә укулар башланачак һәм барыбыз да җыелышып парта артына утырачакбыз. Безнең төп бурычыбыз - тырышып уку. Шуңа күрә чираттагы сәхифәбез мәктәп темасына багышлана. Мәктәптә сез күп нәрсәгә өйрәнергә тиеш. Иң беренче - хәреф танырга, укырга, язарга, санарга, тапкырларга... Бу хакта нәрсәләр беләбез икән соң? Әйдәгез, үзебезне тикшереп карыйк әле. Бу сәхифәдәге барлык биремнәрне чишкәч, аларны телефонга фоторәсемгә төшереп һәм исем-фамилиягезне, кайда яшәвегезне язып, МАХ аша 89648559355 номеры буенча редакциягә җибәрә аласыз. Иң өлгер балаларны бүләкләр көтә.