2027 елда төзекләндерү: Иске Кулаткыда Яшьләр паркын яңартачаклар

Һәркайсыбызның кәефе, уй-фикерләре һәм хәтта эшкә мөнәсәбәте күп очракта тәрәзәбездән нәрсә күренеп торуга бәйле. Көн саен чүп үләне басып киткән сукмактан һәм җимерелеп беткән тротуардан йөрергә туры килсә, әлбәттә инде, ризасызлык белдерәбез. Ә инде ялт итеп торган аллеядан яки уңайлы яр буеннан атлап, заманча җиһазландырылган мәйданчыкта уйнаучы бәхетле балаларны күрсәк сокланабыз. Төзекләндерелгән тирә-юнь – ул кешегә хөрмәт күрсәтү, уңайлылык, куркынычсызлык һәм кече ватаныбызның сүнә бармыйча, үсеш юлыннан атлавына өмет-ышаныч та әле.

“Соңгы елларда Ульяновск өлкәсе территорияләрне төзекләндерү юнәлешендә җитди рәвештә алга китте,- ди безнең төбәктән Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов. Ул Новоспасское районына эш сәфәре вакытында андагы проектларны тормышка ашыру дәрәҗәсен югары бәяләде. – Шунысын аеруча билгеләп үтәсем килә: үзгәрешләр Ульяновскида гына түгел, өлкә районнарында да күзәтелә. Димәк, төбәк территориясе тигез рәвештә үсә. Күп нәрсә эшләнгән инде, якын киләчәктә эшлисе эшләр тагын да күбрәк”.

Россиядә иң яхшылары

Авыл территорияләре илкүләм проектлар, өлкә программалары һәм халыкның активлыгы нәтиҗәсендә яңартыла. Ерак авылларда тормыш ничек үзгәрә һәм нинди проектлар районнарыбызны яшәү өчен уңайлы итә соң?

Россия Минстрое үткәргән бәйге – уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсы район үзәкләрен яңартуда иң көчле һәм нәтиҗәле инструмент булып санала. Безнең өлкә районнары анда даими рәвештә җиңеп, саллы гына федераль грантлар ала.

Шушы җиңүләр нәтиҗәсендә кече шәһәрләр һәм бистәләрдә халыкка рәхәтләнеп ял итү урыннары барлыкка килә. Инза районында Алашеев исемендәге парк танымаслык үзгәргән – җәяүлеләр өчен уңайлы юллар, заманча спорт зоналары һәм балалар өчен уен мәйданчыклары һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Карсун районында эшчеләр бистәсенең тарихи үзәген яңартканнар, ә Языково поселогында “Һәм сезне монда чакырам...” дип аталган уникаль парк калкып чыккан. Әлеге паркта экосукмак, амфитеатр, бию мәйданчыгы һәм су өстендәге җайлы беседкалар күзгә ташлана.

Сенгилей районында Идел елгасы буенда матур променады һәм күзәтү мәйданчыгы булган заманча яр буе төзеп куйганнар, ул “Иделнең җаны” дип атала. Сурское районында данлыклы Никола тавына уңайлы һәм куркынычсыз туристлык юлы салганнар. Иске Майнаның үзәк Советская урамы оригиналь арт-объектлы җәяүлеләр зонасына әверелгән, Барышның Красноармейская һәм 45 нче Укчылар дивизиясе урамнарында тротуарлар ремонтланган, парковкалар яңартылган. Новоспасское районы да читтә калмый – район үзәгенең Мир һәм Строителей урамнары үзгәртелгән, ә Троицкий Сунгур авылында “Җир, Җан һәм Йөрәк уты” проекты тормышка ашырылып, җәяүлеләр зонасы, су тегермәне һәм казаклар символикасы пәйда булган.  

Халык үзе өчен иң яхшысын сайлый

“Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль программасы да төзекләндерүгә мөһим өлеш кертә. Әлеге программа “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының нигезен тәшкил итә. 2021-2026 елларда шушы программа буенча төбәгебездә 560тан артык объект – 120 җәмәгатьчелек киңлеге һәм 400 тирәсе йорт территориясе яңартылган.

“Бу программаның төп һәм бик тә дөрес принцибы – кайсы территорияне төзекләндерү кирәклеген төбәк халкы үзе билгели,- ди Владимир Кононов. – Чөнки аларның торак пунктына нәрсә кирәк икәнен алардан да яхшырак беркем дә белми. 2027 елда халыкның тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча өлкәдәге 14 объект төзекләндереләчәк. Барыш халкы “Энтузиастлар” скверын төзекләндерүне дәвам итү өчен тавыш бирде – навеслар, балаларга уен җиһазлары һәм урам мебеле урнаштыру, керү группасын яңадан торгызу каралган. Бу шәһәрдә шулай ук “Вершина” чишмәсе территориясе яңартылачак – керү группасы, баскычлар, беседкалар, эскәмияләр, вазоннар, чүп савытлары кую, яшелләндерү күздә тотыла”.

Ә Инзада яшәүчеләр “Рябинка” балалар скверын төзекләндерү дизайн-проектын сайлаган. Әлеге проект буенча җәяүлеләр юлы булдыру һәм яктырту, керү группасы, навеслар, эскәмияләр, чүп савытлары, балалар өчен уен һәм спорт җиһазлары урнаштыру каралган. Вешкаймада исә Комсомольская урамындагы, Ленин мәйданындагы һәм өстәмә белем бирү үзәге янындагы җәмәгатьчелек киңлеген үзгәртү күздә тотыла. Биредә эскәмияләр һәм чүп савытлары куячаклар, яшелләндерү эшләре башкарылачак.

Новоспасское район үзәгендә СВО Геройлары һәм локаль сугышларда катнашучылар мә йданын төзекләндерү дизайн-проекты яклау тапкан. Биредә тротуар һәм брусчатка җәю, эскәмияләр, урналар кую, яктырту һәм видеокүзәтү системалары урнаштыру, территорияне яшелләндерү каралган. Ә Николаевка район үзәгендә Дуслык аллеясы яңартылачак – балалар мәйданчыклары һәм спорт тренажерлары куярга җыеналар.

Зур Нагаткино авылында Максим Горький исемендәге паркны төзекләндерү эшләре көтә. Җиңүче итеп танылган дизайн-проект буенча асфальт һәм тротуарга плита җәю, балалар өчен уен зонасы булдыру, шулай ук эскәмияләр, навеслар һәм урналар кую күздә тотыла.

Иске Кулаткы бистәсе халкы тавыш бирү нәтиҗәсендә Яшьләр паркын яңартуны сайлаган. Сәхнә белән бию мәйданчыгын ремонтлауны, балалар уен мәйданчыгы һәм эскәмияләр, урналар куюны күздә тоткан проектны җиңүче итеп тапканнар.

Матур да, файдалы да

Территорияләр башка социаль проектлар буенча да төзекләндерелә. Вешкайма районының “Сосновый бор” социаль-реабилитацияләү үзәге хезмәткәрләре сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ял иттерү һәм савыктыру өчен тиешле шартлар тудыру максатында зур тырышлык куйган. Әмма бу нияткә ирешү өчен махсуслаштырылган инфраструктура – терәк-хәрәкәт аппараты авырулы һәм менталь үзенчәлекләре булган балаларны дәвалау өчен яраклаштырылган спорт мәйданчыгы һәм тренажерлар кирәк. Депутат Владимир Кононов аларның Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән грантлар конкурсына заявкасын яклап чыккан. “Сосновый бор” бер дә җиңел булмаган көрәштә җиңеп чыгып, “Доступная среда” дәүләт программасы буенча федераль үзәктән алты миллион сумлык грант алу бәхетенә ирешкән. Хәзер инде социаль-реабилитацияләү үзәгенең үз универсаль спорт мәйданчыгы бар, анда бик тә уңайлы пандус белән баскыч куелган. Шулай ук уникаль җиһазлар – буыннарны ныгыту өчен аппаратлар һәм кече моториканы үстерү өчен күпфункцияле өстәлләр сатып алачаклар.

“Төзекләндерү – ул тышкы матурлык кына түгел, ә һәрбер кеше өчен уңайлы, куркынычсыз һәм җайлы мохит булдыру. Кеше кайда яшәвенә һәм нинди тормыш авырлыкларына юлыгуына карамастан, шундый уңай мөмкинлекләргә ия булырга тиеш,- ди Кононов. – Грантлар аркасында өлкә районнарында заманча объектлар пәйда булуын күреп, шуны төгәл аңлыйбыз: әлеге зур эш юкка гына башкарылмаган!”

Оксана СЕРГЕЕВА.