2 август – Һава-десант гаскәрләре көне

Хөрмәтле сугышчы-десантниклар һәм ВДВ ветераннары!
Әлеге бәйрәмнең безнең төбәк өчен әһәмиятен бәяләп бетерүе мөмкин түгел. Озак еллар дәвамында Ульяновск элиталы хәрби частьләрнең дислокацияләү урыны булып тора. Суворов һәм Кутузов орденлы легендар 104 нче гвардияле десант-штурмлау дивизиясе – безнең ышанычлы терәгебез һәм горурлыгыбыз. Берләшмә, батырлык һәм бурычка тугрылык традицияләрен саклап, һәрвакыт сугышчан постта тора. Сугышчы-десантниклар махсус хәрби операция зонасында көн саен катлаулы сугышчан бурычларны намус белән үтиләр.
Кадерле дуслар! Илебезнең куркынычсызлыгын һәм оборонага сәләтен тәэмин итүгә мөһим өлеш кертүегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә уңышлар, нык исәнлек һәм иминлек телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.