Халык уеннары фестивале

Чардаклы район үзәгенең 1 нче “Радуга” балалар бакчасында Россия Халыклары бердәмлеге елына багышланган “Халык уеннары фестивале” гөрләп узды.
Милли киемле малайлар һәм кызлар иксез-чиксез илебез киңлекләре буйлап сәяхәткә кузгалды. Кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәт барышында алар әби-бабаларыбызның уеннары, төрле милләт кешеләренең традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Буыннан-буынга күчеп килүче әйлән-бәйләннәр һәм хороводлар – уеннар безне берләштерә. Чөнки онытылып китеп бергә көлгәндә һәм җиңүләргә шатланганда, балаларның кайсы телдә сөйләшүе мөһим түгел.
Балалар ныклап әзерләнеп, көтеп алган әлеге чара дуслык, үзара аңлашу һәм шатлык-куаныч бәйрәменә әверелде.
Динара САФИУЛЛИНА.