Данлыклы спортчыларга – мактаулы исемнәр

Губернатор Алексей Русских Бөтенроссия физкультурачылар көне алдыннан төбәкнең данлыклы спортчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Өлкә халкының өчтән ике өлеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Безнең төбәк – җиңел атлетлар, гимнастлар, көрәшчеләр, хоккейчылар, футболчылар, параатлетлар һәм башка спортчыларның уңышлары белән дан казанган спорттагы традицияләр таянычы. 241 спортчы илебезнең милли җыелма командалары составына керә. Быелның беренче яртыеллыгында гына да Ульяновск өлкәсе спортчылары 695 тапкыр төрле дәрәҗәдәге ярышларда призер һәм җиңүче итеп танылды. Зур уңышларга ирешүегез, үз алдыгызда һәм безнең яшьләребез алдында планкыны югары куюыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез – охшарга тырышу өчен үрнәк, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүче һәркем өчен ориентир булып торасыз”,- диде Алексей Русских, спортчыларны бәйрәм белән тәбрикләп.

Димитровград шәһәренең спорт һәм сугышчан самбосы федерациясе президенты Рифкат Хафиятов Россия Федерациясе спорт министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Димитровград шәһәре спорт мәктәбенең тренер-укытучысы, каратэ буенча спорт мастеры Альфред Аксенов та шундый ук Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә Чардаклы районы Үрән авылыннан дөнья чемпионы, бик күп Сабантуйларның мәйдан батыры Рөстәм Фаткуллин көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры исемен алу бәхетенә иреште.

Тантаналы чарада Россиянең баскетбол федерациясе президенты Андрей Кириленко катнашты. Олимпия уеннары призеры, Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры ульяновскилыларга “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дип аталган алтын билгеләр тапшырды.