Дәүләт Думасында Иске Кулаткы районына ярдәм итү ысулын эзлиләр

Авылның хәзерге тормышы – ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү генә түгел. Бу бердәйлекне, традицияләрне, гореф-гадәтләр белән йолаларны саклап калу һәм мегаполиста яки зур булмаган бистәдә яшәүче Россиянең барлык гражданнарын тигез дәрәҗәдәге уңайлыклар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә әле. Бүген илебез халкының дүрттән бер өлеше – һәр дүртенче гражданин авыл җирендә яши.
Борчулы дисбаланс
Әмма авыл территорияләренең үсеше озак еллар дәвамында катлаулы системалы каршылыкка юлыгып килә: дәүләтнең ресурслары һәм игътибары күпчелек очракта зур, эре административ үзәкләргә (башта – өлкә үзәкләренә, аннары район үзәкләренә) юнәлтелгән. Шул ук вакытта авыллар һәм бистәләр инфраструктуралы проектлардан читтә кала. Бу кемдер зыян салырга, ниндидер зарар китерергә теләгәнгә түгел, ә вакыйгаларның табигый үсеше шундый – кешеләр (аеруча яшьләр) акчаны күбрәк эшләү мөмкинлеге булган урынга күченә. Шуңа күрә дәүләт ярдәмне гражданнар күп санда тупланган җирлекләргә юнәлтергә мәҗбүр. Нәтиҗәдә авылны җимерүче борчулы дисбаланс барлыкка килә һәм тирәнәя бара: экономика, мәгариф, медицина, мәдәният һәм спорт үсештән туктый – авыл җирендәге тормыш кызыксындырмый башлый һәм аннан бөтенләйгә күчеп китүчеләр саны арта. Нәрсә эшләргә соң? Федераль хөкүмәт белән РФ Парламенты әлеге зур проблеманы хәл итү өстендә җитди һәм системалы рәвештә эшлиләр.
Нәрсәгә таянырга?
Күптән түгел Дәүләт Думасының пленар утырышында парламентарийлар хөкүмәт вәкилләре белән берлектә Россия Федерациясенең Пространство үсеше стратегиясен, аерым алганда, авылга ярдәм итү мәсьәләсен карадылар. Безнең төбәктән әлеге очрашуда депутат, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Владимир Кононов катнашты.
Терәк булырлык торак пунктлар – дәүләт тарафыннан тизләтелгән социаль-экономик үсеш өчен сайлап алынган поселениеләр парламентарийлар белән башкарма хакимият вәкилләренең игътибар үзәгендә булды.
Кагыйдә буларак, бу – кече шәһәрләр, шәһәр тибындагы бистәләр, зур авыллар һәм халык саны 3 меңнән 50 мең кешегә кадәр булган район үзәкләре. Асылда, бу - авыл территорияләре группасы өчен үзенә тартып торучы җирле үзәкләр.
Янә бөтен игътибар шәһәрләргә
Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин депутатларның игътибарын бу эшкә якын килүнең төп җитешсезлегенә юнәлтте: терәк булырлык торак пунктлар исемлегенә кертелгән 2160 торак пунктның 93 процентын – шәһәрләр, 36 процентын шәһәр тибындагы поселоклар тәшкил итә. Ә авыл торак пунктларының бары тик 0,5 проценты гына шушы исемлеккә эләккән.
“Халыкның 25 проценты – һәрбер дүртенче кеше авылда яши, әмма авыл торак пунктларының 0,5 проценты гына дәүләт программасына кергән. Ә 99,5 проценты кая? Алар анда юк,- дип ассызыклады Вячеслав Володин. – Барлык район үзәкләре дә Пространство үсеше стратегиясенә җәлеп ителсен өчен бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтырга, яңа критерийлар һәм төшенчәләр кертергә кирәк. Аннары инде район үзәге статусына ия булмаган терәк булырлык торак пунктларга күчәргә мөмкин. Экономика үсеше өчен мөмкинлекләр, тиешле шартлар тудырырга, социаль сфера булдырырга кирәк”.
Ярдәм итү каналлары
Дәүләт Думасы белән РФ Хөкүмәтенең бергәләп эшләве беренче конкрет карарларга китергән. Парламентарийларның Хөкүмәт һәм профильле министрлыклар белән диалогы нәтиҗәсендә “авыл агломерацияләре” төшенчәсе булдырырга һәм аны закон нигезендә билгеләргә тәкъдим ителә. Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Алексей Гордеев әйтүенчә, 1600дән артык авыл агломерациясе булдыру күздә тотыла. Алар барлык район үзәкләрен һәм аларга якын урнашкан территорияләрне үз эченә алачак.
“Кайберәүләргә кабул ителгән карарларда конкретика җитәрлек түгел булып күренергә мөмкин, әмма бу хаталы фикер,- ди Владимир Кононов. – Властьлар “вертолеттан” акча сибеп йөри алмый бит инде, моның уңай нәтиҗәсе булмаячак һәм бу хәтта зарарлы да әле. Дәүләт стратегиясе һәм тиешле законнар аркылы даими рәвештә эшләп торучы каналлар булдырыла, федераль үзәктән ярдәм алар буенча нәкъ менә аеруча күп файда китерә алырлык урыннарга барып җитәр дип көтелә. Бу алдагы уньеллыкларда авыл җирлекләренең үсешен тәэмин итүче төгәл һәм аңлаешлы система булдыруга юнәлдерелгән.
Терәк булырлык торак пунктлар һәм авыл агломерацияләре моделенә күчү дәүләт программалары – мәктәпләр һәм хастаханәләрне капиталь ремонтлаудан алып коммуналь челтәрләр сузу һәм юлларны ремонтлауга кадәр – район үзәкләрендә яшәүчеләргә дә, кечкенә авылларда һәм бистәләрдә торучыларга да кагылуын аңлата.
Авылда тормыш күбрәк
Ульяновск өлкәсендә терәк булырлык торак пунктлар белән бәйле ситуация базалы, дияргә мөмкин. 2025 елда әлеге исемлеккә Ульяновск өлкәсенең 21 торак пункты – барлык район үзәкләре, Димитровград, Мулловка, һәм Ульяновск агломерациясе: Ульяновск, Новоульяновск, Ульяновск һәм Чардаклы районнары кергән. Асылда, әлеге исемлек, бернәрсә дә өстәмичә һәм киметмичә, төбәкнең административ-хуҗалык төзелешен генә кабатлый.
“Нәкъ менә шуңа күрә без район үзәкләре белән беррәттән, районның икенче/өченче торак пунктларын да терәк булырлык торак пунктлар итү карарына килдек,- ди Кононов. – Иске Кулаткы районында, мәсәлән, Урта Терешка белән Иске Атлаш шундый нокталар була ала. Һәм бу барып чыккач – ә без моңа, һичшиксез, ирешергә тиеш – бу авылларга федераль ресурслар килеп җитәчәк. Һәм картада үзенә тартып торучы тагын бер нокта барлыкка киләчәк. Димәк, авылда тормыш күбрәк, җанлырак булачак. Киләсе чакырылыш депутатлар хәл итәргә бурычлы мөһим мәсьәләләрнең берсе бу. Федераль үзәк ярдәменнән башка гына авылны саклап калуы мөмкин түгел, ә яңа стратегия әлеге ярдәмне төгәл адрес буенча юнәлтү мөмкинлеге тудыра”.
Иван КРЮКОВ.
Безнең белешмә
“Россия авылы” проекты һәм “Бердәм Россия” партиясенең Халык программасы кысаларында Ульяновск өлкәсендә авыл территорияләренә ярдәм күрсәтү буенча максатчан эш алып барыла.
Мәгариф: 30 мәктәп ремонтланган (2026 елда тагын 41 объект яңартыла, шуларның 36сы – авыл җирендә), 174 “Үсеш ноктасы” үзәге ачылган.
Сәламәтлек саклау: 47 яңа ФАП сафка бастырылган (2026 елда тагын 18 модульле объект төзелә), 37 поликлиника ремонтланган, 759 берәмлек медицина җиһазлары һәм 85 автомобиль сатып алынган, “Земство докторы/фельдшеры” программасы буенча 393 белгеч эшкә урнашкан.
Газлаштыру: 1700 километрдан артык газүткәргечләр салынган, төбәкне газлаштыру дәрәҗәсе 60 проценттан 83 процентка кадәр үскән.
Инфраструктура һәм төзекләндерү: 50 мәдәният учреждениесе, 37 спорт объекты яңартылган, 300дән артык җәмәгатьчелек киңлеге һәм 600 йорт территориясе төзекләндерелгән.