“Өмет” газетасын түземсезлек белән көтеп ала

Кәшә авылында гомер кичерүче Тыл хезмәтчәне, Хезмәт ветераны Сәгъдия Фәйзрахман кызы Минибаева шушы көннәрдә генә 96 яшьлеген билгеләп үтте.
Фидакарь, намуслы хезмәте белән олы хөрмәт казанган Сәгъдия апаны гомер бәйрәме уңаеннан Чынлы районы халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Сергей Шорников, авыл җирлеге хакимият башлыгы Наил Тамаев һәм районның "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы житәкчесе Әлфия Хәнәфиева котлады. Алар Сәгъдия апага нык исәнлек, хәерле озын гомер теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских һәм Чынлы район хакимияте башлыгы Владимир Бабайкин исеменнән тәбрикләү открыткалары тапшырдылар.
Сәгъдия апаның бала вакыты һәм үсмер еллары дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Ул тормыш арбасына бик иртә җигелеп, өлкәннәр белән бергә күмәк хуҗалыкта эшли һәм явыз фашистларны тар-мар итүгә, Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә. Ул хезмәт елларын туган ягында - Оренбург өлкәсенең Ташлы районы Имангол авылы колхозында тырышып эшләүгә багышлый.

Хәзер озак еллар инде ул Кәшә авылында кызы Рәмзия хөрмәтендә бәхетле ана,  дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы өчен яраткан әби булып гомер кичерә.

Җыр-моңга гашыйк Сәгъдия апа, олы яшьтә булуына карамастан, “Өмет” газетасын атна саен түземсезлек белән көтеп ала, “ТНВ” каналы тапшыруларын яратып карый.

“Берничә ел элек йортыбызда пожар булды бит. Оныгым Регина мине янгыннан күтәреп алып чыкты. Балакайга һәм аны тәрбияләп үстергән әти-әнисенә чын ихластан рәхмәт әйтәсем килә. Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле, игелекле, ярдәмчел, кешелекле бала-оныклар - зур бәхет ул. Аллаһы Тәгалә барчабызга да мәрхәмәтле, иманлы ул-кызлар, онык-оныкчыклар насыйп итсен”,- ди Сәгъдия апа.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.