Тыл хезмәтчәне

Чынлы районы Кәшә авылында яшәүче Зәкия Абдрахман кызы Саржанованы 91 яшьлеге белән котладык.

Үз гомерендә язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган Зәкия Абдрахман кызы Кәшә авылында якты дөньяга аваз сала. Үсеп буй җиткәч, авылдашы белән гаилә корып җибәрә. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер дүрт оныклары Зәкия апаны уңышлары белән шатландырып торалар.

Тырыш, уңган Зәкия Абдрахман кызы гомере буе “Волга” колхозында хезмәт иткән. Терлекчелек фермасында бозаулар карадым, ди ул.

Зәкия апа Хезмәт ветераны һәм Тыл хезмәтчәне дигән мактаулы исемнәр йөртә. Бөек Ватан сугышы елларында без - балалар, үсмерләр, әниләребез, әби-бабаларыбыз, апа-абыйларыбыз белән бергә тормыш арбасына җигелеп, колхоз кырларында эшләдек, Бөек Җиңү көнен якынайтуга үз өлешебезне кертергә тырыштык, ди Тыл хезмәтчәне.

Бүген Зәкия апа туган авылы Кәшәдә үзенең улы тәрбиясендә көн күрә.

Әлфия ХӘНӘФИЕВА.