“Тормыш авырлыклары безне чыныктырды”

Павловка районы Евлейка авылы Хезмәт ветераны Гөлсирә Мәрдән кызы Назырова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Гөлсирә апа күп балалы гаиләдә биш ир бала арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Әтисе Мәрдән Вәлиулла улы колхозда учетчик булып хезмәт итә, ә әнисе Фатиха Айнетдин кызы төрле эшләр башкара. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк әтиләре фронтка китә һәм 1944 елда каты яраланып, якыннары янына кайта.
Гөлсирәнең бала вакыты дәһшәтле кырыгынчы елларга туры килеп, тормыш арбасына бик иртә җигелә. Евлейка җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләр эшли, аннары сыерлар сава. Кырык ел гомеремне Ульяновск өлкәсе хакына хезмәткә багышладым, ди ветеран, горурлык хисе кичереп. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары, Мәскәүгә ВДНХга бару өчен путевка белән бүләкләнеп, Хезмәт ветераны исеменә лаек табыла.
Гөлсирә Мәрдән кызы өчен гаилә - тормыштагы иң зур байлык. Хәләл җефете Равил Яхия улы белән илле биш ел бәхетле яшәп, ике ул һәм ике кыз үстергәннәр.
“Тормыш авырлыклары безне чыныктырды. Озак еллар каената һәм каенана белән уртак тел табып, бер-беребезгә таянып яшәдек. Ачуланышкан, кырын караган чакларыбыз бервакытта да булмады. Аллаһыга мең шөкер, хәзер улым Марс һәм киленем Рәйсә хөрмәтендә тыныч картлык көннәре кичерәм. Оныкларым белән оныкчыкларым, әби, карт әбием, дип өзелеп торалар. Туганнар, күршеләр өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык”,- ди Гөлсирә апа.
Гөлсирә Мәрдән кызы - Евлейканың хөрмәтле Ак әбисе. Авыл халкы аны олылый һәм ихтирам итә. Яшьлек елларында ике тапкыр авыл Советына депутат итеп сайлаганнар.
Ак әби бүген дә эшсез, кул кушырып утырмый. Өй һәм йорт эшләрен башкарырга булыша, ындырга һәм бакчага чыгып та эшли. Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди ул, бәхетле елмаеп.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.