Сугыш ветераны

Засвияжье район администрациясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Хәния Ибраһим кызы Шайдуллованы 98 яшьлеге уңаеннан хөрмәтләде.
Сугыш ветераны дәрәҗәсенә ия булган Хәния Ибраһим кызы Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анды авылында туып үсә. Үсмер кыз сугыш елларында олылар белән бергә “Андинский” колхозы кырларында һәм фермасында төрле эшләр башкара. Ә буй җиткәч Ульяновскига килеп урнаша һәм озак еллар радиолампа заводында монтажлаучы булып хезмәт итә. Олы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек булган ветеран “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәзер Хәния апа олы йөрәкле, киң күңелле газиз баласы - Галия Мидихәт кызы тәрбиясендә бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә.